Covid-19 инфекциясенә иммунитет булу-булмау тикшерелә башлый
Коронавируска иммунитет беренчеләрдән булып табибларда һәм укытучыларда тикшереләчәк
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә иммунитет булу-булмауга социаль хезмәткәрләрне тикшерәчәкләр. Хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республика районнары буенча тестлар үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Хәзер районнар, муниципаль берәмлекләр буенча тестлар санын билгелиләр. Чыннан да, хәзер сүз 50 мең кеше турында бара», — дип сөйләде спикер.
Жаворонков сүзләренчә, беренче чиратта Covid-19 инфекциясенә иммунитетка социаль өлкә хезмәткәрләрен — табибларны, укытучыларны тикшерәчәкләр. Ләкин бу өлкәдә эшләүче барлык хезмәткәрләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
«Беренче этапта бу 50 мең белән без барысын да колачлый алмыйбыз», — диде министр урынбасары.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкны Covid-19 инфекциясенә иммунитет булу-булмауга тикшерә башлаган иде.
Татар-информ
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/26-08-2020/koronaviruska-immunitet-berenchel-rd-n-bulyp-tabiblarda-m-ukytuchylarda-tiksherel-ch-k-5766340
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев