erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дамирның сәламәтләнүен телибез!

Бу көннәрдә 11 сыйныфны яңа тәмамлаган яшүсмернең кирпеч заводында кулы өзелгән, Казанга алып киткәннәр икән, дигән сүзләр йөрде

Бу хәбәрне ишетүгә район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов белән элемтәгә кердек. “Егетнең кулы өзелмәгән, ә җитди имгәнгән, – дип сөйләде баш табиб. – Безнең медицина хезмәткәрләре тиз арада тиешле ярдәмне күрсәтеп, Казан клиник хастаханәсенә алып киттеләр. Беренче ярдәм бик әһәмиятле. Яшүсмернең кулын саклап калуда безнең медицина хезмәткәрләренең дә хезмәте зур”.

Арча район хаста-ханәсендә медицина ярдәме күрсәткән табибларның берсе – травмотолог Рамил Фазуллин:

“Егет безгә уң кулы берничә урыннан сынып, авыр җәрәхәтләр алынган хәлдә китерелде. Табиб-анестизиолог Ринат Тәлгатович Урманов белән тиз арада тиешле медицина ярдәме күрсәтеп, ашыгыч ярдәм машинасы белән Казанга алып киттек. Үзебез озата бардык. Барысы да тиз арада эшләнде. Казан балалар клиник хастаханәсенең травмотология бүлегендә берничә бригада (травмотологлар, нейрохирурглар, кан тамырлары белгечләре) операция ясады”.

Кулына зыян килгән Дамирның әнисе Резедә ханым улы белән хастаханәдә ята. Резедә ханым табибларга, улы укыган Арчаның 5нче гимназиясе коллективына, классына, дусларына, әти—әниләргә, гомумән, Арча халкына бик рәхмәтле. “Алла боерса, без сәламәтләнүгә барабыз, барысы да яхшы булыр. Дамирдан шулай ук барыгызга да сәлам”, – ди ул.

Без Дамирның хастаханәдә караватта яткан фотосын да күрдек. Кулы исән-сау, марляларга чорналган. Без егеткә операцияләре уңышлы чыксын,  дип телибез. Иң мөһиме – үзе исән-сау.

 Дамирның сыйныф җитәкчесе Гөлнара Габделфәртовна белән дә сөйләштек. Ул Дамирны, аның әнисе Резедә ханымны, гомумән, аларның гаиләсен мактап бетерә алмый. Яхшы кешеләр, ди.

Арчаның 5нче гимназиясе директор урынбасары Илфира Вәлиева:

“Дамир бик тырыш, акыллы, максатчан, эшчән егет, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә. Әти-әнисе белән Карагандада яшәделәр. 9 сыйныфта укыганда әнисе белән Карагандадан күченеп кайттылар. Арчада әби—бабасы белән бергә яшиләр. Класска бик тиз кереп китте. Үз урынын тапты. Укырга теләге зур. Хыяллары күп. Быел 11не тәмамлагач, бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырды. Җәмгыять белеме – 95 балл, рус теле – 92 балл, математика-профиль – 80 балл. Булган егет! Түземлекләр биреп, сәламәтләнеп кайтсын. Барыбыз да изге теләктә”.

Район хакимияте утырышлар залында үткән хезмәтне саклау буенча координацион советта әлеге очрак каралды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәрәммов алып барды. “Арча МСОсы” ширкәте (кирпеч цехы шуңа керә) җитәкчесе Зиннур Гарифуллин конвейер барабанында килеп чыккан бәхетсезлек очрагы турында бик борчылып сөйләде. Районның гадәттән тыш хәлләр гарнизоны (җитәкчесе Искәндәр Юзаев) коткаручылары да кирпеч цехына бик тиз килеп җиткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Коткаручылар бригадасында килгән Илнур Әхмәдиев:

“Хәбәр керүгә без махсус коткару коралларын алып чыгып киттек.   Барабанны күтәртеп, конвейер белән барабан арасына кысылган кулны сак кына алдык. Егет үзен тыныч тотты. Әгәр дә ул кычкырып чәбәләнсә, безгә дә эшләргә кыен булыр иде. Егетне коткаргач, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырдык”.

“Арча МСОсы” ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин да егетне мактады:

“Аңа бик авыр  иде, әмма ник бер күз яше чыксын.., – диде. – Узган ел да бездә эшләде ул.  Эшчән, тәртипле егет”.

Узган ел да эшләгәч, бу аңа таныш хезмәт. Дамир кирпечләрне конвейердан алып, агач аслыкларга куеп торган. Конвейер ахырындагы барабанга кул ничек эләккән?! Аңлашылып бетми...

Закон нигезендә балалар 14 яшьтән әти-әни рөхсәте белән эшли ала. Балигъ яшенә җитмәгән бала эшкә керә икән инде, ул башкара торган хезмәт яшь, ныгымаган организм өчен зыянсыз да булырга тиеш. Аның үз нормалары бар. Утырышта бу турыда да сүз булды.

Җәйге чорда балаларның эшләве әйбәт күренеш билгеле. Электән шулай бара инде ул. Бала көтү көтә, басуда чүп утый, печән чаба, кирпеч заводында, төзелештә эшли, комбайнчы ярдәмчесе була... Әти-әни баланы эшләтеп үстерергә тырыша. Эшне белеп, юньле бала булып үссен дип. Бу очракта да Дамирның мәктәпне тәмамлап, укырга кергәнче буш арада акча эшләргә тырышуы хуплана торган гамәл. Афәрин  егет! Исән-сау сәламәтләнергә һәм үзең теләгән уку йортына керергә язсын.

Балалар җәйге чорда авыл хуҗалыгы ширкәтләрендә, фермер хуҗалыкларында, оешма, предприятиеләрдә хәвеф-хәтәрсез эшли күрсеннәр. Эш урынында сак булырга кирәклеген әти-әниләргә дә, хезмәтне саклау белгечләренә дә кат-кат аңлатып торырга кирәк. Һәм, әлбәттә, эш урынында куркынычсыз, тиешле шартлар булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X