erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Данир Сабиров Венера Ганиева белән ванна керү турында: "Ояла-ояла эшләдек, әмма шулкадәр рәхәт булды"

- Данир белән дуэт -  пиар өчен эшләнгән әйбер.

Татарның легендар җырчысы Венера Ганиеваның туган көнендә Данир Сабиров аның белән... ваннада утыруларын искә төшерә. Венера апага да ошаган икән.

- Данир, миңа калса, Венера Ганиева белән сез башкарган дуэт һәм аның клибы - икегезнең дә иҗат юлындагы иң матур мизгел!

- Әйе, килешәм. Чөнки аңа кадәр татар эстрадасында мондый күренешнең булганы юк иде әле.

Ул клип төшергәннәрне хәтергә алсаң... Үзе бер кызык дөнья булды ул! Бергәләп ваннага кереп ятарга кирәк. Ояла-ояла эшләдек. Кыенсындык, әмма шулкадәр рәхәт булды (көлә).

Дуэт яздыру теләге булгач та, күз уңында бары тик Венера апаны гына тоттым. Һәм ялгышмадым да дип уйлыйм. Әлеге клип - иң уңышлы клибым.

- Ә  кем белән тагы дуэт яздырырга теләр идең?

- Илсөя Бәдретдинова белән. Ул - күңел хәләтемә туры килә торган кеше. Яхшы юморчы ул, оста стендапер.

- Ә ир-атлардан?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Фирдүс Тямаев белән.

- Ә синең плейлистыңда кемнәр бар? Кайсы башкаручыларны яратып тыңлыйсың?

- Энрике Иглесиасны. Төрлечә була. Үзебезнекеләрдән - Мубайны. Аннары "Чикләвек" дигән төркем бар, аның да җырлары ошый.

Венера Ганиева:

- Данир белән дуэт -  пиар өчен эшләнгән әйбер. Хәмдүнә Мөнир Рахмаев клибында төшә, мин – Данирныкында... Миңа калса, клип бик уңышлы килеп чыкты. Сценариен бергәләп уйладык, анда минем идеяләр дә бар. Клипның төп өлеше минем йортымда, калганы – Данирныкында төшерелде. Иң кызык мизгеле – юынып утыруыбыз. Әлбәттә, без анда киенеп утырган, муеннарыбыз гына күренеп тора. Ул ваннага икәүләп көчкә сыйдык әле. Күбекләр җибәреп утыру – минем тәкъдимем булды. ЗАГС өлеше дә кызык. Анда ничә дубль ясаганбыздыр?! Башта ярты сәгать тынычлана алмый көлештек әле. Көлеп туйганнан соң, төшердек. Флешмоб безнең ишек алдында төшерелде, анда минем шәкертләрем дә катнашты. Кыскасы, юмор белән эшләнгән матур клип килеп чыкты, аны төшерүне бер зур бәйрәмгә әйләндердек. Татар эстрадасында әлегә андый клип юк дип әйтә алам. Ә, юк, Салават Миңнеханов матур клиплар төшерә, аның да сюжетлары бик кызыклы килеп чыга, карарга яратам.

“Данир – Венера” клибының рейтингы бик югары. Казанда узган концертларда ул җырны бергәләп сәхнәдә башкардык. Халык безне дәррәү алкышларга күмде. Димәк, юкка тырышмаганбыз.

Авторы: Зоя Солошина

Тулырак һәм фото: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/danir-sabirov-venera-ganieva-beln-vanna-ker-turynda-oyala-oyala-eshldek-mma-shulkadr-rkht-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X