Даннары еракларга таралган Арча халкы
Элек-электән безнең Арча ягы халкы бик тырыш булган. Нинди генә һөнәр үзләштермәгән алар. Кул эшләренә дә бик оста булганнар. Даннары еракларга таралган. Нәрсә белән шөгыльләнгән соң Арча ягы халкы? Тарихка күз салып, бу мәкаләдә шул хакта язарга булдык.
XVIII гасыр башында җирсез калган крестьяннарга һөнәрчелек бердәнбер яшәү чыганагы булган.
Арча ягында күн эшкәртү, күнгә чигү, алтын белән укалаган баш, аяк киемнәре эшләү тагын да үскән. Киез итек басу, йонсыз келәм-паласлар, агачны сырлап әйберләр эшләү кайбер татар авыллары халкының төп кәсебенә әйләнгән. Читек-кәләпүш чигү бүгенгә кадәр сакланып килгән.
19 гасыр башларына кадәр чигүле читек-чүәк өй шартларында эшләнгән. Тора-бара ул мануфактуралар формасында башкарыла торган кәсеп эшенә әверелгән. Революциядән соң да беренче чигүле аяк киемнәре эшләү артельләре Арча кантонында барлыкка килә. Аларның эшләрен Арча милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе дәвам итә. Хәзерге вакытта “Милли аяк киемнәре” ширкәте күнгә чигү традицияләрен саклап килә.
Ел саен 12 мең сум табыш
1775 елгы “Һөнәрчелек һәм төрле кул эшләре белән шөгыльләнүгә рөхсәт бирү” турындагы патша манифестыннан соң һөнәрчелек тагын да көчәйгән. Вак һөнәрчеләр аякка басып, капитал туплап, зуррак күләмдәге җитештерү урыннары ачкан. Яңа Кишет авылында да мануфактура булган. Анда уртача 15-20 кеше эшләгән. Казан сәүдәгәре Нәзир Баязитовның Яңа Кишет авылындагы мануфактурасы ел саен 12 мең сум табыш китергән. Биредә олтанлы һәм ялтыравыклы, йомшак сафьян һәм башка төрле күннәр эшләгәннәр.
Үтәмешевлар династиясенә нигез салучы Мөхәммәтгариф Ибраһим улы да Арчада яши, чәй, шикәр белән сәүдә итә. Ибраһим Йосыпов Яңа Кишет авылында комач эшләү фабрикасы тоткан. Шулай ук Кышкарда, Орнашбашта, Оры авылында комач фабрикалары эшләгән. Муса Хуҗасәитовның Орыдагы мануфактурасы елына 60 мең сумлык 80 мең аршын, Мәмәшевларның Орнашбаштагы ике мануфактурасы ел саен 8 аршынлы 50 мең кисәк комач җитештергән.
Гөберчәктә итек басканнар
Кышкарда, Орнашбашта, Орыда һәм Иске Ашытта тире эшкәрткәннәр һәм сабын кайнатканнар, Әрнәш, Урта Сәрдә, Ташчишмә авылларында кирпеч суктырганнар, Гөберчәк, Казаклар такта яручылары, Гөберчәк, Курса, Төбәк-Чокырча, Курса-Почмак киез итек басучылары белән данлыклы булганнар. Гомумән, Кармыш–Казанбаш волосте Казан өязендә итек басу осталары белән аерылып торган. 15 татар авылына 100ләп хуҗалык итек басу белән шөгыльләнгән. Мөрәледә морҗа чыгару осталары яшәгән.
Пошалым чаналары
Татар халкының арба-чана эшләү үзәге Казан өязенең Пошалым яклары булган. Югары Пошалымда бу эш белән – 55, Урта Пошалымда 15 хуҗалык шөгыльләнгән. Шулай ук якын-тирәдәге Мөндеш, Казиле, Өчиле авыллары халкы да арба, чана, көпчәк, кисмәк, дуга, көянтә һәм башка агач әйберләре эшләгән.
Мөндеш көмешчеләре
Мөндеш, Казанбаш, Оры, Кышкарда көмешчеләр яшәгән. Казанбашлар тире иләү, умартачылык, челтәр бәйләү, чигү осталары, Пүчинкә-Поник һәм Гөберчәк тегүчеләре белән билгеле булган. Арча һәм Кишет волостьлары авылларында 57 һәм 60 хуҗалык тегүчелек белән шөгыльләнгән. Орнашбашта мех бүрек теккәннәр, Хәсәншәех, Пөшәңгәр, Шурабаш, Шура чыптачылары белән дан тоткан, Шекә, Шушмабаш, Апаз авылларында чыпта сугу, дуга, чана эшләү, чүлмәк ясау белән кәсеп иткәннәр. Сәрдәбаш, Өчиле халкы чабата ясап, капчык тегеп, чыпта сугып көн күргән. Күпербашлар – итчеләр, аларның күбесе базарда маклер булып хезмәт иткән. Өч бертуган Биктимеровлар терлек суя торган урын тотканнар, терлекнең эчәгесен авыл халкына өләшкәннәр.
Кәчеләр Идел пристаненда йөк төяү, бушату эшләрен башкарганнар. Казаклар авылы ирләре Түбән Новгородка йөк бушатырга йөргәннәр. Сеҗе, Мөрәле, Курса-Почмак авылларында түбә ябучылар, мич чыгаручылар, пыяла куючылар һәм буяучылар яшәгән.
Арчада май язганнар
Арча шәһәрендә 1861 елда күн эшкәртү, май язу һәм салат (солодовенный) эшләү заводлары булган. Аннан тыш 1 кеше он тарту белән шөгыльләнгән, тимерчеләр, балта осталары, тегүче, балык тотучы, умартачылар, йон тетүчеләр булган.
Чүриле һәм Абҗабарда 40ар кеше йон тетү белән шөгыльләнгән. Арча, Мәтәскә кешеләре фатир төшерүчеләр саналганнар. Түбән Сәрдә кешеләре Казан кибетләрендә ат белән эшләгәннәр. Иске Масра ирләре сөннәтчеләр, хатын-кызлары шәл бәйләүчеләр булганнар. Шекәләр кирпеч, печмәнтаулар фарфор савыт-саба эшләгәннәр.
Кенәр ягы – байлар ягы. Ул тирәдә җир һәм урман биләүче байлар яшәгән. Чигү, киндер сугу алга киткән. Кенәр балтачылары мәчет салуда оста саналганнар.
Казансуда балык үрчетә
19 гасыр ахырында Арча ягы сәүдәгәрләре һәм байларының предприятиеләре тагын да үсә. Мәсәлән, Үтәмешевның Казандагы мануфактурасы тагын да ныгый, Г.Ишморатовның Үрнәк бистәсендә ат һәм май заводлары, туку һәм комач фабрикасы барлыкка килә. Чит илдән килгән фон-Гельн Төрнәле авылы янында җир сатып ала, спирт, сөт эшкәртү заводлары, тукыма буяу, агач эшкәртү предприятиеләре төзи. Авыл халкы аның утарын яндырганнан соң ул китеп бара. Утарын һәм завод-фабрикаларын Габдрахман Ишморатов сатып ала. Ул Казансу елгасында буа ясый, балык үрчетә.
Александровкага нигез сала
Арча ягында фон-Гельнга кадәр дә җир сатып алып, җитештерү предприятиесе оештырган руслар була. Өтнә елгасы буенда Александр Свегин төрле губерналардан русларны китереп утырта, Александровка дигән авылга нигез сала. Авылда аракы куу заводы һәм эчү йорты, Өтнә елгасында су тегермәне булган.
Петр Перцов Хәтнәгә килеп урнаша. Күп кенә мануфактуралар тота. Аларның кайберләре Кышкар, Симетбаш, Ашытбаш авылларында урнашкан була.
Арча, Апаз базарлары
1754 елдан башлап эчке сәүдә пошлиналары турындагы закон гамәлдән чыгарыла. 1762 елда монополияләр һәм сәүдәдәге чикләүләр бетерелә. Илдә ирекле сәүдә игълан ителә. Сәүдәнең төп формаларының берсе булып базар һәм ярминкәләр саналган. Арча, Апаз, Иске Ашыт, Кенәр базарлары абруйлылардан саналган.
Нәсел җепләре яши
20 гасыр башында Казан артының данлыклы ювелир һөнәрчелеге сүнә башлый. Коллар, Мөндеш кебек авылларда гына ул 1940-1950 елларга кадәр сакланып килгән. Анда да катлаулы булмаган алкалар, йөзекләр, беләзекләр эшләү белән чикләнгәнннәр. Коллар (Оры), Мөндеш авылларында ул чор осталарының нәсел җепләре әле дә яши.
Читек, кәвеш, түбәтәйләр чигү осталары да безнең районда яши. “Милли аяк киемнәре фабрикасы” даны бөтен дөньяга таралды. Фабрика үзе таралса да, аның эшен әле дә дәвам итәләр. Бу хакта икенче мәкаләдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев