erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР Президенты шәхсән үзе контрольдә тота

Лилия Галимова: Татарстан даруханәләрендә купкан ыгы-зыгы кими

Татарстан даруханәләрендә купкан ыгы-зыгы кими. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Хәзер вазгыять, дөрестән дә, акрынлап җайлана башлады. Шуңа да карамастан, кайбер урыннарда препаратларга сорау бар әле», - дип искәртте Галимова.

Аның сүзләренчә, медицина учреждениеләре һәм даруханә челтәрләрен препаратлар белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе контрольдә тота. Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча Оператив штабның шушы көннәрдә узган утырышында барлык районнарны конкрет препаратларны рецепт нигезендә бирү таләбен үтәргә чакырдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, Галимова искәрткәнчә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, даруларны алдагы көнгә дип сатып алмаска һәм аларны профилактика максатларында кулланмаска кирәк. Медицина учреждениеләрендә коронавирусны дәвалау өчен дару препаратлары бар, дип өстәде ул.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/12-11-2020/liliya-galimova-tatarstan-daruhan-l-rend-kupkan-ygy-zygy-kimi-5785077

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X