Декабрьдә гыйнварда аласы пенсия акчасын бирәләрме?
Бу сорауга Пенсия фондының Арчадагы клиентлар белән эшләүче бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова җавап бирә.
Бу сорау белән районда кызыксыналар.
-- Гыйнварда аласы пенсия акчасы декабрьдә бирелмәячәк, - дип аңлатты Рузия Илсуровна. -- Ай башында почта аша килә торган пенсия акчасын почта үзе эшләгән көннәрендә график нигезендә өләшәчәк. Ә банк аша ала торганнарга 12сендә акча күчә. Ул вакытта инде, озын яллар бетеп, эш көннәре башланган була. Пенсия акчасы алуда тоткарлык булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев