erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Декларация бирер вакыт

1 гыйнварда декларация кампаниясе (2022 ел хисабы) башланды.

Шуның кысаларында муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазифаны башкарып торучылар, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, үзләренең хатыннары (ирләренең) һәм балигъ булмаган балаларының милке һәм милек характерындагы бурычлары турында эш бирүчегә 2008 елның 25 декабрендәге “Коррупциягә каршы тору турында“гы 273 номерлы Федераль закон нигезендә мәгълүматлар тапшырырга тиеш.

Мәгълүматларны бирмәү яисә дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар бирү вазифадан һәм эштән азат итүгә яисә юридик җаваплылыктагы башка чаралар куллануга нигез булып тора. Югарыда әйтелгән мәгълүматларны бирү – җирле үзидарә органнарында коррупцияне профилактикалау буенча төп чараларның берсе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Г.Әхмәдуллина, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X