erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Декларация кампаниясе башланды

Әңгәмәдәш – Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең физик затлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.

– Мөнир Әмирович, 2023 елның 1 гыйнварыннан ел саен була торган декларация кампаниясе башланды. Шул турыда җентекләбрәк сөйләсәгез иде.

– 2023 елның 1 гыйнварыннан башланган декларация ул – 2022 елда алынган керемнәр турында хисап тоту документы. Бу ел саен салым инспекциясенә тапшырыла торган документ.

– Бу кемнәргә кагыла?

– Милеген, кыйммәтле кәгазьләрен саткан, милеген арендага биргән, якын туганы булмаган физик затлардан күчемсез милекне, транспорт чараларын, акция,  пайларны бүләккә алган, откан, Россия Федерациясеннән читтән  керемнәр алган кешеләргә кагыла бу. Алар 3-НДФЛ формасында салым органына керем турында декларация тапшырырга тиешләр.

– Физик затлардан тыш тагын кемнәр декларация тапшырырга тиешләр?

– Керемнәре турындагы декларацияне тагын шәхси эш белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокат кабинетлары булган адвокатлар тапшырырга бурычлылар.

– Ә декларацияне нинди юл белән тапшыру уңайрак?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 3-НДФЛ формасындагы декларацияне салым органына үзеңә уңайлы юл белән тапшырып була. Декларацияне Россиянең Федераль салым хезмәте сайтындагы “Физик затлар өчен шәхси кабинет” сервисы аша тапшыру уңайрак. Анда күп мәгълүматлар инде тутырылган. Милек яки социаль салым чигерүләре акчасын алу максатыннан тутырылган  декларацияләрне шәхси кабинет аша җибәрү дә җайлы.

– Декларацияне кайчанга кадәр тапшырып була?

– 2023 елның 2 маеннан да соңга калмыйча декларацияне тапшырырга кирәк. Физик затларга керемгә салым түләү вакыты – 2023 елның 17 июленә кадәр. Декларация формасы рәсми Боерык (29.09.2022, №ЕД-7-11/880@) белән расланган.

– Салым чигерүләре акчасын алу максатыннан декларацияне  2023 елның 2 маеннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәкме?

– Юк. Салым чигерүләре акчасын алу өчен тутырылган декларацияне елның теләсә кайсы вакытында салым органына тапшырырга була. Монда чик юк.

– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X