Депутат Арчаның Боз сараенда
Арча Боз сараена Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, Россиянең спорт остасы Ирек Зиннуров кайтты.
Ул соңгы вакытта уңышка ирешкән 2010 елгы хоккейчы малайлар – «Ракета» командасы (тренеры Евгений Тимощук) белән очрашты. Класс бүлмәсендә кара-каршы утырып сөйләштеләр.
Йөзү буенча, су тубы уены остасы, зур спортчы абыйларын күрү малайларда соклану, спортка, хоккейга тугры калу хисләре уятты. Аларның күңел түрендә Татарстаның сәләтле хоккейчысы булу теләге дә бар. Малайлар алга таба үсү мөмкинлеге белән дә кызыксындылар. Депутат очрашуга буш кул белән килмәгән иде, ул хоккейчы малайларга истәлек бүләкләре тапшырды.
Ирек Хәйдәрович Боз сарае уңышлары һәм проблемалары белән кызыксынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев