erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Депутаттан мәктәпләргә бүләк

30 мәктәп шундый бүләк алачак.

12 февральдә район башлыгы Илшат Нуриев Арчаның 5нче номерлы гимназиясенә шахмат почмагы бүләк итте.

– Без – район Советы депутатлары, һәрберебез берәр мәктәпкә шахмат почмагы бүләк итәргә булдык, – диде ул. – 1 сентябрьгә кадәр 30 мәктәп шундый бүләк алачак.

Гимназиядә шахматны яраталар. Тренерлары Айдар Яхин укучыларның сәләтен ачу,  бу уенга кызыксыну уяту өчен зур көч куя. Гимназия командасы 2010, 2019 елларда “Арча хәбәрләре” газетасы призына ярышларда кубокка ия булды. 8нче сыйныф укучысы Гөлия Сабирова кызлар арасында иң көчле уенчы булды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шахмат түгәрәгенә балалар бакчасында вакытта ук йөри башлаган Камил Мөхәммәтҗанов (6нчы сыйныфта) төгәл фәннәрне, бигрәк тә математиканы үз итә, олимпиадаларда призлы урыннар яулый.

– Шахмат түгәрәгенә йөрүче укучылар гадәттә тыныч холыклы, игътибарлы, көндәшенең уңышларына сөенә белүчеләр була, – ди директор урынбасары Илфира Вәлиева. – Илзинә Закирова, Самира Гайнетдинова, Миләүшә Төхвәтуллина нәкъ әнә шундыйлар.

Өлкән сыйныфлар укучылары Илшат Габделхаков, Әмир Шәмсетдинов, Адель Галәветдинов шахматны бик яраталар. Гөлия Сабирова абыйсы Руслан белән күп ярышларда бергә катнашканнар. Руслан хәзер югары уку йортында укый, шахмат уйнавын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X