erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дезинфекциягә субсидияләр алу тәртибе

15 нче июльдән кече һәм урта эшмәкәрлеккә яңа төрле ярдәм эшли башлады.

11 меңнән артык оешмалар һәм эшмәкәрләр дезинфекция әйберләре алу өчен субсидиягә дәгъва кыла алалар.  “33 мең кеше эшләгән 11 меңнән артык оешма һәм шәхси эшмәкәрләр Татарстанда турыдан-туры ярдәмгә өмет итә алалар”, - дип сөйләделәр Татарстан экономика министрлыгында.  Субсидия 2020нче елда профилактикага һәм дезинфекциягә бер тапкыр бирелә. Бу коронавируска каршы санитар-эпидемиологик таләпләрне тәэмин итү өчен эшләнә.  Персонал белән мөрәҗәгать итүче кешеләр арасында, озак вакытлы тыгыз элемтәдә эшләргә мәҗбүр булган урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре ярдәмгә дәгъва кылырга мөмкин. Алар арасында өстәмә белем бирү, физкультура-сәламәтләндерү, гостиница бизнесы, җәмәгать туклану тармакаларында, кер юу һәм химчистка, чәчтараш, матурлык салоннары һәм санаторий кебек коммерцияле булмаган оешмалар керә. Дезинфекциягә каралган субсидия күләме 15000 сум алдан һәм агымдагы 6,5 мең сум эшләүчеләргә исәпләгәндә. Өстәмә эшчеләре булмаган шәхси эшмәкәрләр 15000 сумга өмет итә алалар.  Субсидияне алу өчен салым хезмәтенә электрон төстә гариза җибәрергә яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша эш йөртергә кирәк. Гаризалар 2020нче елның 15нче июленнән 15нче августка кадәр кабул ителәләр. Фото: архив/Михаил Захаров 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

tatar-inform.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X