erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Диабетны тырнакларга карап ачыкларга була икән

Тырнаклар саргая

Диабет — шикәр авыруы шактый киң таралган эндокрин авыру ул. Ул кан тамырларын, нерв тукымаларын, күзләрне һәм тән тиресен боза. Тырнакларга карап та диабет турында белеп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Шикәр авыруы булган кешеләрнең 40 процентында тырнак пластиналары үзгәрә. Ул саргылт төскә керә. Тырнак төсе үзгәрү сәбәбен табиблар "энзимсыз гликирование" дип атый. Ул диабетикларның тәнен дә саргылт төскә кертә.

Диабетлы кешеләр еш кына гөмбәчек авыруларыннан да интегә. Бу да тырнакларны саргайта.

Беренче типтагы диабеты булган кешеләрдә әлеге симптом кисәк кенә барлыкка килергә мөмкин. Шул ук вакытта икенче типтагы диабет вакытында әлеге билгеләр акрынлап кына чыга, кайчакта бөтенләй дә булмый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шикәр авыруы симптомнары: ике тип өчен дә уртак билге — бик еш кече йомыш белән йөрү, бик нык эчәсе килү, ачлык хисе, хәтта еш һәм күп ашаган очракта да, бик ару, начар күрү, яралар һәм күгәргән урыннар озак төзәлү.

Беренче типтагы диабет вакытында кеше ябыга. Икенче тип вакытында куллар оеп китә, авырта, кадаган кебек хис була.

Икенче типтагы диабет хроник авыру булып санала. Кандагы шикәр күләмен тикшереп тормасаң, гомер өчен куркыныч булуы да ихтимал, диелә хәбәрдә.

Подробнее: https://intertat.tatar/news/questions_answers/03-10-2021/tyrnaklarga-karap-diabetny-nichek-achyklarga-5838674

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X