erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Диалогтан эшкэ, сөйләшүләр аша килешүгә

Эшләгәнегез үзегез өчен.


17 ноябрьдә Казанның «Ливадия – Татарстан» шифаханәсендә хакимият, эш бирүчеләр һәм профсоюзларның өчьяклы хезмәттәшлек институтының 30 еллыгына багышланган «Социаль-хезмәт мәсьәләләрен хәл итүдә нәтиҗәле механизм буларак социаль партнерлык» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни-гамәли конференция эшендә Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре, профсоюз лидерлары һәм республика активы катнашты. Әлеге чара  белән Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе тарафыннан игълан ителгән Татарстан Республикасында социаль партнерлыкның 30 еллыгы елы тәмамланды һәм “Диалогтан эшкә” республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурста катнашучылар видео интервьюлар, фотографияләр һәм видео ярдәмендә үз оешмаларында социаль партнерлык практикасы турында сөйләргә, тәҗрибә һәм казанышлары белән уртаклашырга җыелды. 
Арча районыннан безнең Шушмабаш урта мәктәбе дә үз хезмәт нәтиҗәләре белән уртаклашып, конкурска  материаллар әзерләп җибәрде. Әлеге эш материалында профсоюз һәм мәктәп җитәкчелегенең көн кадагында килеп туган төрле-төрле сорау-проблемаларны уртага салып чишелеш юлларын эзләүне, коллектив профсоюз әгъзаларының ялын, эшен файдалы, уңайлы итеп уздыру мөмкинлекләре белән уртаклаштык. Чын мәгънәсендә сөйләшуләр аша килешүләргә килгәнне расладык.
   Менә ул тантаналы минутлар, мәртәбәле республика җитәкчелеге катнашында,  республика профсоюзлары федерациясе дәрәҗәсендә лаеклы 2 нче урынны яулау турында диплом һәм “санлы” сертификат  мәктәп директоры Шәймәрданова Рәзилә Габделнуровна һәм беренчел профсоюз оешма җитәкчесе Камалетдинова Рәмзилә Мансуровна кулында.  Бу конкурска каташырга этәргеч биргән, безнең районыбызның һәр профсоюз оешмасы белән тыгыз элемтәдә торган, үзенең ярдәме белән алга әйдәп торучы лидерыбыз Вакиф Вагизовичка без нык рәхмәтлебез. “Эшләсәгез, тырышсагыз –барысыда үзегез өчен”,- дип гел безне җилкендереп тора ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесе Рәмзилә Мансуровна Камалетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X