erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Diamond Princess лайнерыннан Казан хастаханәсенә китерелгән кешеләрнең хәле тотрыклы

Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән пациентларның хәле тотрыклы. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Көн саен үткәрелә торган лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә үзгәрешләр күзәтелмәде. Пациентлар үзләрен яхшы хис итә, температура күтәрелү, йогышлы авыруларның башка симптомнары теркәлмәде», - диелә хәбәрдә.

Пациентлар янындагы медицина персоналы да үзен яхшы хис итә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» агентлыгы Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус самолеты белән Diamond Princess круиз лайнерыннан (анда берничә кешедә коронавирус ачыклана) Россия туристларын китерүләре хакында хәбәр иткән иде инде. 14 көн дәвамында алар аерым медицина боксларында күзәтү астында булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X