erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дима Пиговаевның бер хыялы чынга ашкан

Тумыштан әйләнә-тирәне күңел күзе белән генә күрүче райондашыбыз Диманың хыяллары күп.

Сайтыбызда Пиговаевлар гаиләсенең тетрәндергеч язмышы турында язып чыккан идек. Әлеге язмада Диманың ике зур хыялы барлыгы да искә алынды. Әлеге хыялларның берсе чынга ашу турындагы шатлыклы хәбәре белән Диманың әнисе Наташа шалтыратты.

"Изге күңелле кешеләр улыма синтезатор бүләк итте" - дип, шатлыгы белән уртаклашты ул. Синтезатор гына түгел, яңа колонка да алып биргәннәр алар. Үзләрен күрсәтергә теләмәүче әлеге ярдәмчеләр Яңа Кенәр авылыннан. Синтезаторны интернет аша тавып, Дима белән бергә барып, уен коралын эшләтеп карап, алып кайтып бирә алар.

 

"Аллаһның рәхмәте яусын аларга. Улымны шатландырганнары өчен, үзләре дә гел шатланып яшәсеннәр", - диде Наташа Пиговаева. 

"Мин бик бәхетле. Бу минем иң зур хыялларымның берсе иде. Хәзер өйрәнгәннәрне искә төшереп, синтезаторда концертларда чыгыш ясарлык итеп уйнарга тырышачакмын", - дип шатлыгын яшерә алмыйча, кат-кат рәхмәт сүзләрен әйтте Дима. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәрхәмәтле кешеләр моның белән генә бетми. Икенче көнне Әтнәдән бу өлкәдәге белгечләр килеп, синтезаторны тиешенчә көйләп, Димага күнекмәләр биреп китәләр.

"Лаешта Диманы бу юнәлештә укыткан укытучы белән элемтә кердем. Синтезаторлы булуыбыз турында әйттем. Улым белән эшләр өчен белгечләр җибәрәм диде. Һәм менә егетләр килеп, Диманы барына да өйрәтеп киттеләр", - диде Наташа. 

Гомумән, бу көннәрдә ярдәм итүчеләр, күчтәнәч, бүләкләр бирүчеләрнең күп булуын әйтте ул. Һәркайсына чиксез рәхмәтләрен җиткереп, ихлас теләкләр тели бу ханым.

Видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X