Диңгез үз-үзен чистарта, дисәләр дә...
Бу минем соңгы баруым түгел. Һава җылырак булган саен, ярга мазут күбрәк чыгачак. Тагын барачакмын әле.
Арчадан Руслан Әһлиев волонтер булып Кара диңгез яр буйларын чистартуга үз өлешен кертү максаты белән шул якларга юл тотты.
Узган елның декабрендә мазут белән танкерлар батты. Мазут Кара диңгезгә эләкте, дулкыннар аны кисәкләп яр буена атты, кошлар, дельфиннар үлә башлады.
Бу хәл кешеләрне битараф калдырмады. Россиянең төрле почмакларыннан волонтерлер Кара диңгез ярында урнашкан шәһәрләргә агылды. Безнең тынгы белмәс Руслан да тыныч кына читтә кала алмады. Җыенды да, волонтер буларак, бу елның гыйнвар ахырында экологик катастрофа булган урынга китте. Озак та үтми без аның белән элемтәгә чыктык.
– Руслан, ничек анда хәлләр?
– Мин Керчьтан Анапага, Джеметка кадәр барып җиттем. Кара диңгезнең төрле почмакларында, бистәләрендә булдым, яр буендагы торак пунктларда яшәүче җирле халык белән дә аралаштым. Алар сөйләве буенча, бөтен Россиядән волонтерлар, коткаручылар, экологлар, гади гражданнар да бөтен эшләрен ташлап диңгез яр буеның төрле почмакларына килә икән.
– Кайда, ничек урнаштыгыз?
– Беренче чиратта минем Арчадагы кондитер фабрикасы җитәкчесе Руслан Гайнетдиновка рәхмәт белдерәсем килә. Ул юл чыгымнарын түләде. Руслан күптәннән минем командада һәм хәйрия эшендә даими үзеннән өлеш кертә. Монда килү белән штабка барасың. Анда бушка кунакханәгә урнаштыралар. Туклану да бушка. Беренче көнне үк ничек мазут белән эш итәргә кирәклекне аңлаталар. Мазут парларында агулы матдәләр бар, алар канга тиз сеңә, баш әйләнү, гомуми хәлсезлек китереп чыгарырга, нерв системасын, йөрәк-кан тамырлары системасын зарарларга, сулыш кысылу, үпкә ялкынсынуы, астма барлыкка килергә мөмкин. Әгәр кемнеңдер астма, бронхит, йөрәк-кан тамырлары авырулары бар икән, катгый рәвештә анда булу тыела. Табигать өчен ул авыр материал, экосистема өчен җитди йогынты ясый, кошларда ул каурыйларны ябыштыра, дельфиннар, балыклар һәм барлык фауна һәлак була. Шуңа мазут исе эчкә эләкмәсен өчен респиратор кию мәҗбүри. Резина перчаткалар, итекләр, үтә күренмәле күзлек, плащ та кияргә кушалар, алары тирене мазуттан саклый.
– Анда нәрсә эшләдегез? Ниндидер кагыйдәләр белү кирәкме?
– Иң мөһиме – көрәк тота белү. Көрәкләр белән мазут җыялар һәм капчыкларга салалар, аннары аны эшкәртергә алып китәләр. Сайлау өчен төрле штаблар бар. Яр буенда мазут җыярга, кошларны мазуттан чистартырга мөмкин. Мин яр буен сайладым.
– Организм өчен зыянлы, кошлар, дельфиннар үлә, дисез. Ә кешеләр? Алар ничек саклана?
– Инструкция буенча ике-өч сәгатьтән артык эшләргә ярамый. Тәнәфес 30 минут. Хәтта шундый хәлләр дә булды, кайбер кешеләр эшли башлау белән һуштан язды. Яки мазут исеннән күңеләре болгана башлаучылар очрады. Монда медиклар кизү тора. Әгәр кемгәдер начар булса, шунда ук ярдәм күрсәтелә. Яр буенда кыр кухнясы бар, яхшы ашаталар. Ә туңган очракта җылыткычлы палаткага керергә була. Барысы да һава торышына бәйле. Көчле давыллар вакытында ярга чыгуны тыйдылар. Мондый хәлләр булгалады. Син пляжда мазут җыясың, штормнан соң иртән киләсең, ул тагын мазут белән тулган. Яр буенда мазутны тоткарлау өчен челтәрләр дә урнаштырылган.
– Җәйгә дә ерак калмый. Ничек уйлыйсыз, быел Кара диңгез буенда ял итү мөмкин булырмы?
– Җирле халык белән аралашканда шуны аңладым, алар фикеренчә, бу һәлакәт туристлык сезонына йогынты ясаячак. Бу, бигрәк тә, кемнең бизнесы, кибетләре, кунакханәләре бар, шуларга кагылачак, диләр. Минемчә, кешеләр барыбер киләчәк, күпләр бассейнлы кунакханә һәм шифаханәләр урын алып куя башлаган да инде. Кырым, Анапа, Новороссийскида булдым. Новороссийскидан Сочига кадәр әлегә мазут күренми, ләкин бу ул барлыкка килмәячәк, дигәнне аңлатмый. Барысы да һава торышының агымына һәм йогынтысына бәйле. Совет чорыннан Кара диңгез үзенең матурлыгы һәм дәвалау үзлекләре белән дан тота. Һәм хәзер дә ул Россия халкының яраткан урыны. Экологлар диңгез – тереклек иясе һәм үз-үзен чистарта, дип әйтә. Кешеләр ял итәргә килерләр һәм дәвалау шифаханәләрендә сәламәтлекләрен ныгытырлар дип уйлыйм. Бу минем соңгы баруым түгел. Һава җылырак булган саен, ярга мазут күбрәк чыгачак. Тагын барачакмын әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев