erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дистанцион уку кайта?

Бетте баш

Быелгы уку елын гадәттән тыш саклык чаралары белән башлап җибәрергә туры килде. Карантин һәм дистант кабатлануын беркем дә теләми. Үткән яз вакыйгаларын куркыныч төш кебек хәтерлибез чөнки. Хәзер мәктәпкә кергәндә, баланың температурасын контактсыз ысул белән үлчәү, югары температура булганда, изоляцияләп «ашыгыч ярдәм» чакырту гадәткә әйләнде. Һәр класс аерым кабинетка беркетелде, физика, химия, информатика кебек төрле фәннәр шул кабинетта укытыла, хезмәт һәм физкультура кебек аерым үзенчәлекләргә ия дәресләрдә генә башка урынга чыгыла. Төрле класс укучылары тәнәфесләрдә үзара очрашмаска тиеш дигән кагыйдә дә бар. Шуларга өстәп классларны җыештыру-эшкәртү, җилләтүгә дә аерым таләпләр куелган. Кулларны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар һәм һава җилләтү җиһазлары кую да сорала.   Дөрес, бөтен таләпләрне дә үтәү җиңел бирелми. Хакасиядәге Саяногорск  шәһәре мэры Михаил Валов хөкүмәт әгъзаларына, мәгълүмат чаралары редакторлары адресына мөрәҗәгать бастырды. Мөрәҗәгатендә ул пандемия белән бәйле рәвештә Роспотребнадзор керткән чаралар чамасыз булуын әйтеп, мәктәп директорларының кагыйдәләрне бозган өчен штрафка тартыла башлаячакларын хәбәр итә. Мәктәпләрдә булдырылырга тиешле җиһазлар дистәләрчә миллион сум тора. Аның кадәр акча, аңлашыла инде, бюджетта юк. Омск өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты Олег Смолин да Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәү һәр мәктәпкә ярты елга 20 миллион сумга төшүен санаган. Смолин класстагы дәресләрне дистанцион дәресләр белән чиратлаштыру яклы. Бер атна өйдә укып, бер атна мәктәпкә килү отышлырак дип саный.   Ул арада инде күп кенә төбәкләрдә дистанцион уку кире кайта. Дөрес, әлегә аерым класслар гына карантинга ябыла. Түбән Новгород өлкәсендә 60 классны өйгә озатканнар инде. Свердловск өлкәсендә – 40, Волгоград өлкәсендә – 16, Белгород өлкәсендә – 11, Карелиядә 6 класс баласы өйләргә таралган. Башкортстанда 323 укучы, Оренбург өлкәсендә 147 бала дистантта белем ала башлаган. Екатеринбургта 2 мәктәп тулысынча ябылган. Төмәндәге бер гимназия карантинда. Мәктәп тулысынча ябылсын өчен балаларның 20 проценты чирләү кирәк. Бер генә бала коронавируслы булса да, классны өйдә укуга кайтарып җибәрәләр.   Шөкер, Татарстанда, Удмуртия һәм Омск өлкәсендә COVID-19лы бер бала да теркәлмәгән. Әмма Омск өлкәсендә 20дән артык класс ОРВИ сылтавы белән карантинга ябылган.   Мәктәпләрдәге эпидемиологик вазгыятьне Роспотребнадзор хезмәткәрләре тикшерергә тиеш. Башкортстанда табиб булырга укучы студентлардан ковид-инспекторлар сайлап алганнар. Удмуртиядә әти-әниләр комитеты вәкилләре кисәтеп тормыйча мәктәпләрне тикшерәләр икән. Һава торышы яхшы булганда, дәресләрне ачык һавада үткәрүче төбәкләр дә бар, ди. Дистантка күчмәс өчен барлык чаралар да яхшы. Балаларның белеме генә түгел, сәламәтлеге дә кыйммәт бит.  

  Рәшит Фәтхрахманов

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ватаным Татарстан № --- | 16.09.2020

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30474

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X