erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дистанцион укытуга күчерү очраклары барлыгы билгеле

Россиядә кайбер мәктәпләр дистанцион укуга күчкән

«Коронавирус белән авыручыларны ачыклау сәбәпле, классларны һәм мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү очракларының берничә очрагы Россия Федерациясендә теркәлгән», - дип белдерде РФ мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Без көн саен мониторинг ясыйбыз, исәпкә алып барабыз, шул исәптән балаларның, сыйныфларның, мәктәпләрнең күпмесе белем бирү учреждениесендә инфекция таралу очраклары ачыклану сәбәпле, дистанцион укуга китүен дә. Мондый очраклар, чыннан да, бар. Андый очраклар әлегә берәм-сәрән», - диде Глушко «Комсомольская правда» радиосында.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул Свердловск өлкәсендә дистанцион укытуга күчерү очраклары барлыгын әйтте. «Бер мәктәп тулысынча укытуның шундый форматына күчте», - диде. Забайкальск краенда аерым сыйныфларның дистанцион укуга күчү очрагы билгеле.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/science/06-09-2020/rossiyad-kayber-m-kt-pl-r-distantsion-ukuga-k-chk-n-5769062

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X