erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дәүләт Думасына 75 яшьтән пенсиягә өстәмә акча түләү хакында закон проекты тапшырылды

ЛДПР депутатлары Дәүләт Думасына пенсиягә өстәмә акча түләү яшен 80нән 75 яшькә кадәр киметү турындагы закон проектын тапшырды.

Бу хакта «Газета.Ру» закон проекты авторларыннан берсе – Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Хәзер «Иминият пенсияләре турында»гы закон нигезендә, 80 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр өчен пенсия фиксацияләнгән түләүнең 100 проценты күләмендә арта.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 75 яшьлек кешеләрне картлар рәтенә кертә, дип искәртә закон проекты авторлары. Күп кенә илләрдә аларга өстәмә акча түлиләр һәм өстәмә социаль ярдәм күрсәтәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Закон проектын кабул итү 75 яшькә җиткән кешеләрне тагын да лаеклырак тормыш дәрәҗәсе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диелә документка аңлатма язуында.

Кабул ителгән очракта, закон киләсе ел башыннан үз көченә керәчәк.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/25-05-2020/d-l-t-dumasyna-75-yasht-n-pensiyag-st-m-akcha-t-l-hakynda-zakon-proekty-tapshyryldy-5745038

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев