erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатларга алдан тавыш бирәбез

Сайлауга бардык.

Бүген иртәнге сәгать 10да район мәгариф биинасында урнашкан сайлау участогына килдек. Тавыш бирергә нәкь менә сәгать 10да активрак килә башладылар, диделәр. Сайлаучылар федераль һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатларның исем-фамилияләре язылган ике бюллетень алалар. Республикада алдан тавыш бирүдә катнашу өчен 96 кандидат теркәлгән. Яртысы - 40 яшьтән яшьрәк. Һәм яртысы бернинди дә партиядә тормый. РФ Дәүләт думасына кандидатлар праймеризында менә кемнәр катнаша: волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре, студентлар, врачлар, укытучылар, эшмәкәрләр.

Әлбәттә, сайлаучылар кандидатларга  ышаныч, өмет - хыяллар белән тавыш бирәләр. Сайлаучылар белән сөйләштек.

-- Миңа 60 яшь, - дип сөйләде Владимир. - Без патриотик рухта тәрбияләнгән буын. Ил алдындагы гражданлык бурыч китерде мине монда.

Гүзәлия ханым:

-- Балалар әйберләре бик кыйммәт. Дәүләт пособиене барлык балаларга да бирсен иде. Авыр хәллеләргә генә түгел.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Балалар, яшүсмерләр өчен ял итү, күңел ачу урыннары кирәк, -- диде Миләүшә ханым. -- Ризыкка бәяне бик нык күтәрделәр. Сыек майны мин 75 сумнан ала идем, хәзер - 150 сумнан. Халык турында кайгырту шушымы?

-- Хезмәт хакын күтәрсеннәр. Менә мин пенсионер. Җитмәгәннән эшләп йөрим.

-- Ә мин ике урында эшлим., -- диде яшь ханым.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X