Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Дәүләт Думасында пенсионерлар өчен яңа пособие кертергә тәкъдим иттеләр

    Дәүләт Думасы депутаты Власов пенсионерларга вакцинация өчен пособие бирергә тәкъдим итте.

    (Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Пенсионерларга коронавирус инфекциясеннән вакцинация үткән өчен пособие түләргә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә хатына сылтама белән РИА Новости яза.

    Өлкән яшьтәге гражданнар коронавирустан прививка ясатса, матди кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк, Бу мәсьәләдә бердәм федераль карар булырга тиеш, ди депутат. «COVID-19дан вакцинация узган өчен картлык буенча пенсия алучы гражданнарга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган федераль пособие кертүне сорыйм», — диде Власов.

    Реклама

    Дәүләт Думасы депутаты әлеге пособие пенсионерларны вакцина ясатуга этәрәчәк һәм алар өчен шактый ярдәм чарасы булачак дип саный. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/business/19-07-2021/d-l-t-dumasynda-pensionerlar-chen-ya-a-posobie-kerterg-t-k-dim-ittel-r-5830721

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: