Реклама
Бу социаль элемтәләр саны кисәк артуына һәм коронавирус инфекциясенең яңадан таралуына юл куймаячак, дип саный депутат Василий Власов.
Дәүләт Думасында яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр. Депутат Василий Власов мәгариф министры Сергей Кравцовка шул хактагы тәкъдимне җиткерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Парламентарий үз инициативасын илдә көн саен Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5 меңгә якын яңа очрагы ачыклануы белән дәилләде. Аның фикеренчә, бу социаль элемтәләр саны кисәк артуына һәм авыруның яңадан таралуына юл куймаячак. «Шулай ук балалар һәм ата-аналарның яңа уку елы алдыннан тиешле медицина тестлары тапшыру өчен вакытлары күбрәк булачак, бу да медицина инфраструктурасын өстәмә йөкләнештән азат итәчәк», - дип искәртте депутат.
Тулырак: http://saby-rt.ru/news/novosti/dlt-dumasynda-yaa-uku-elyn-1-oktyabrg-kchererg-tkdim-ittelr
http://saby-rt.ru/news/novosti/dlt-dumasynda-yaa-uku-elyn-1-oktyabrg-kchererg-tkdim-ittelr
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз