erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең һәркайсына 5000 сум административ штраф салынды

Вакытында каралырга тиеш

РФ Конституциясенең 33нче маддәсе нигезендә, Россия гражданнары дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына үзләре мөрәҗәгать итәргә, шулай ук аерым һәм күмәк мөрәҗәгатьләр җибәрергә хокуклы.

Дәүләт һәм җирле үзидарә органнарының урындагы кешеләренең гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау  тәртибенә таләпләр 2006 елның 2 маендагы “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы 59 номерлы Федераль закон белән билгеләнгән.

Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.59нчы маддәсе нигезендә, гражданнарның, гражданнар берләшмәләренең мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен бозган өчен биш мең сумнан ун мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Мөрәҗәгатьләрне караганда иң киң таралган бозулар – гражданнарның мөрәҗәгатьләрен 30 көндә карауны, шулай ук мөрәҗәгатьне карау өчен башка дәүләт органына җибәрелүе турында гариза бирүчегә хәбәр итү турындагы закон таләбен үтәмәү.

Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.59нчы маддәсендә каралган хокук бозу турындагы эшне бары тик прокурор гына кузгата ала. Әлеге маддә буенча гаепле кешеләрне җаваплылыкка тарту сроклары хокук бозылу моментыннан өч ай үткәч чыга. Шуңа күрә гражданнарга хокуклары бозылуга прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча районы прокуратурасы быел гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законның 24 бозылу очрагын ачыклады. Нәтиҗәдә 20 тәкъдим кертелеп, дәүләт хезмәтендәге 20 кеше  дисциплинар җаваплылыкка тартылды, Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенә һәм Арча үзәк хастаханәсе баш табибына карата 2 административ хокук бозулар турында эш кузгатылды. Әлеге  административ эшләр судта каралды, дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең һәркайсына 5000  сум административ штраф салынды.

Динар Низамов,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,

1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X