erid:2VtzquqpS7d
Дәүләт Советы депутаты кабул итте
Арча яңалыклары

Дәүләт Советы депутаты кабул итте

Районда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин халыкны кабул итте.

 Депутат янына төрле сораулар белән килделәр. Пенсия, инвалидлык, торак һ.б. мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Лотфулла Нурисламович, һәркемне игътибар белән тыңлады. Тиешле инстанцияләргә белән берлектә мәсьәләне өйрәнеп, хәл итәргә тырышачагын әйтте. Сораулар барысы да язып барылды, булган документларның күчермәләре алынды. Мөрәҗәгать итүчеләрдә, депутат белән сөйләшкәч, борчыган сорауларының уңай хәл ителүенә өмет, ышаныч уянды.


Арча хәбәрләре

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Кайчан тагы килэ икэн