Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Дәүләт ярдәме гамәлдә

    Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин.

    Быел хуҗалык итүнең кече формаларына грант рәвешендәге дәүләт ярдәме үз көчендә каламы?

    – Әйе, үз көчендә кала. Мәсәлән, башлангыч фермерлар өчен “Агростартап” дигән программа эшли. Анда теркәлү көненнән 24 айдан артмаган крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша ала. Ит һәм сөт юнәлешендә мөгезле эре терлек үрчетү өчен 3 млн сумга кадәр, әмма чыгымнарның 90 процентыннан артмый. Башка төр эшчәнлек өчен 1,5 млн сумга кадәр. Дәүләт ярдәме аны алганнан соң 18 ай эчендә файдаланылырга тиеш.

    Грант суммасының һәр 1 млн сумына 1 эш урыны булдырырга. Эшчәнлекне 5 ел дәвамында алып барырга. Сөтчелек фермаларында  кимендә 24 баш сыер, мөгезле эре терлек симертү фермасында кимендә 50 баш  терлек, кошчылык фермасында 5 мең баштан артык кош булырга тиеш.

    Гаилә терлекчелек фермасы

     Эшчәнлеге теркәлгән көннән 24 айдан артык булган крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша ала. Гаилә терлекчелек фермасы  төзү һәм үстерү, сөтчелек һәм ит юнәлешендәге мөгезле  эре терлек үрчетү өчен 30 млн сумга кадәр, башка авыл хуҗалыгы терлекләре өчен 20 млн сумга кадәр, әмма планда күрсәтелгән чыгымнарның 60 процентыннан артык түгел. Грантны файдалану срогы 24 айдан артык түгел. 40 процент үз акчаң булырга тиеш, шуның 10 проценты – үз акчаң, 30 проценты  кредит яки үз акчаң.

    Грантның һәр 3 млн сумына 1 эш урыны булдырырга 5 ел дәвамында эшчәнлек алып барырга. Җиһаз һәм техника алырга. Гаилә терлекчелек фермасы төзергә (үзгәртеп корырга), эшкәртү производствосы булдырырга.

    Авыл хуҗалыгы куллану кооперативы

     Авыл хуҗалыгы куллану кооперативының матди-техник базасын үстерүгә 70 млн сумга кадәр, әмма чыгымнарның 60 процентыннан артык түгел, дәүләт ярдәмен 24 ай эчендә файдаланырга. Һәр 3 млн сумга 1 эш урыны булдырырга.

    Шәхси ярдәмче хуҗалык

    Сөт юнәлешендәге кече ферма: кимендә 8 сыер өчен – 600 мең сум, кимендә 5 сыер өчен – 300 мең сум. Төзелешнең смета бәясенең  70 процентыннан артмый.

    Баш санын 5 ел дәвамында сакларга. Товарлыклы һәм нәселле тана, беренче тапкыр бозаулаган тана сатып алганда 70 мең сумга кадәр.

    3 яшьтән олырак бия өчен азык алуга – 1 башка 3 мең сум.

    Реклама

    Сыерларга ветеринария хезмәте күрсәтү өчен – бер сыерга 300 сум.

    1 сыерга – 2300, ике сыерның һәркайсына – 3300әр, өч  һәм аннан артык булганда – һәр сыерга 4300әр сум.

    Бер яшьтән олырак ана кәҗәләрнең һәркайсына 500 сум.

    – Бүгенге көндә районда ничә кооператив эшли?

    – Барысы ун кооператив эшли. Аларда 536 кеше әгъза булып тора.

    – Нинди юнәлештә эшлиләр?

    – Сөт җыю һәм эшкәртү, ит, бәрәңге һәм яшелчә эшкәртү эшчәнлеге алып баралар. Кооперативларга дәүләт күрсәткән ярдәм исәбеннән чыгып сөтне кыйммәтрәк бәягә сатып алалар.

    Быел тагын бер яңалык бар. Кооперативлар үз җирләрендә кече ферма (24 башка) төзи алалар. Бу кече паркта шундый 4 сөт җитештерү фермасы булырга тиеш. Әлеге фермаларны төзү өчен 3 млн сумга кадәр грант бирелә. Бу фермалар кооператив әгъзалары карамагында була.

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр елны уңышлы эшләп килгән крестьян-фермер хуҗалыклары династияләрен, актив эшләгән шәхси хуҗа-лыкларны 100 мең сум акча белән бүләкли.

    Грантлар 2012 елдан бирелә башлады. Безнең районда аларны 38 кеше алды һәм алар матур гына эшләрен дәвам итә.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: