erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дөнья буйлап яңа куркыныч чир таралырга мөмкин

Коронавирус дигән афәттән кайчан котылып бетәрбез, әлегә билгесез, ә менә галимнәр, тиздән дөньяны яңа куркыныч чир басып алырга мөмкин, дип кисәтә.

Чит ил биологлары Австралия һәм Англиядә скарлатина дигән чирнең яңа штаммы килеп чыгуы турында хәбәр итә. "А" төркеменә караучы стрептококк балалар өчен аеруча хәвеф тудыра, ди алар.

XX гасыр уртасына кадәр скарлатинаның элекке төре дә бихисап сабый гомерен өзгән. Бары тик 40нчы елларда, антибиотиклар уйлап табылгач кына, әлеге явыз инфекция авызлыкланган.

Әмма менә хәзер скарлатина тагын баш күтәрә. Аның яңа штаммы әлегә кадәр билгеле булган даруларга бирешми, шуңа күрә тиз арада яңа дарулар чыгару таләп ителә, ди галимнәр.

Скарлатинаның яңа төре COVID-19 пандемиясе тәмамланып, төрле чикләүләр бетерелеп, халык чит илләргә иркенләп чыга башлагач котырына башларга мөмкин.

Фото: ru.depositphotos.com

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/D-nya-buylap-ya-a-kurkinich-chir-taralirga-m-mkin-489646/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X