Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Дөньяда Татар кызы дигән горурлык бар!..

    Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” романы әнә шул җөмлә – фикер белән тәмамлана. Укыйсы киләме, килә, билгеле. Нинди татар кызы? Нинди горурлык ул?

    Укырга кирәк бу китапны. Зиннур Хөсниярның әйтәсе килгән фикере бар, аның безне тәрбиялисе, милләтне саклыйсы килә. Булышыйк без авторга. Нияте изге...

    Шундый изге ният белән ул Арчага да кайтты. Арча сәнгать мәктәбендә язучы, “Сәхнә” журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр белән очрашу булды. “Хур кызлары” дигән романы буенча укучылар белән конференция уздырды. Ул очрашуны Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Уйландыра торган очрашу булды ул. Язучылар күп. Әмма үзешчән язучылар күбрәк вакыйга сөйләү белән мавыгалар. Вакыйгаларны язу ул әдәби әсәр тудырмый. Образлы итеп жанрны тудыра белергә кирәк. Хикәя, повесть, роман язу ансат эш түгел. “Үзешчәннәргә киңәшләрегез”, – дип тә сорадык язучыдан. “Күп укырга кирәк, – диде Зиннур Хөснияр. – Мин малайны кечкенәдән укырга өйрәттем, әлбәттә баланың укыйсы килмәде. Әмма мин мәҗбүр иттем. Татарчаны да, урысчаны да, инглизчәне дә укырга өйрәнде малай. Хәтта качып укый башлады. Хәзер ул финансист булып эшли. “Әти, китап уку мине уйлый, фикерли, яза белергә өйрәтте”, – ди. Зиннур Хөснияр башлап язучыларга да шушы фикерне әйтте. Күп укырга кирәк. Классикларның әсәрләрен укып өйрәнергә. Яшерен-батырын түгел, кайбер үзешчәннәрнең китапларын укый алмыйм. Укырга тырышып карыйм, юк, булмый. Фәлсәфи фикерләү юк. Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” китабын кулыма алдым. Укып була. Җөмләләрендә мәгънә, фикер ята. Вакыйгалар фикер сөрешенә уралган. Зиннур Хөснияр башта үзе турында, әсәрнең нинди максат белән язылуы хакында сөйләде.

    – Мәктәптә укыганда шигырьләр яза башладым, – дип сөйләде ул. –Шигырьләрне язам, бер кешегә күрсәтмим. Шуннан сыйныфташ кызлар күреп алып, “Яшь ленинчы” газетасына, хәзер инде ул “Сабантуй” журналы – шунда җибәргәннәр. Шулай итеп, беренче шигырем “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыкты. Укуым да яхшырды. Малайларның бик укыйсылары килми бит аларның. Алар күбрәк урамга, уйнарга тартыла. Шигырьләр яза башлагач, 4легә һәм 5легә генә укый башладым. Мәктәптән соң югары уку йортына укытучылыкка укырга кердем. Проза, беренче хикәяләремне яза башладым. Бүген мин сезнең белән очрашуга бик шатмын.

    – Аллага шөкер, балаларыбыз бар, – дип сөйләвен дәвам итте Зиннур Хөснияр. – Әти-әни гомер буе шул балалар дип яши. Төп максат – балаларны кеше итү. Диплом буенча мин укытучы. 90нчы еллар бик болгавыр иде. Анда гел алдау... Әйтерсең лә, дөнья караңгыланып китте. Шулай беркөнне өйгә кайтсам, минем ике кечкенә бала порнография карап ята. Чарасызлыктан ишек яңагына сөялдем дә уйга калдым. Күзләр яшьләнде... Ничек бу балаларны кеше итәргә?!  Саф күңелле итеп үстерергә?! Уйлана торгач, башка уй килде: китап-журнал укырга өйрәтергә кирәк баланы. Әлбәттә, аларның укыйсылары килми. Әти-әни ич без, укырга өйрәтергә кирәк, акыллы итеп мәҗбүр итәргә. “Салават” күпере журналын үз балаларыма ошасын дип чыгардым. Үзем өчен дип эшләсәң – уңышка ирешәсең. Китап, журнал укырга өйрәнделәр балалар. Аллага шөкер, тәртипле булып үстеләр. Тормышны яхшырак белү өчен,   гариза язып, армиягә киттем. Әфган сугышлары барган вакыт. Украинада, Белоруссиядә хезмәт иттем. Бүген тормышта ирекле мәхәббәт дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Тәрбия сәгатьләрендә уртага салып сөйлә-шерлек әсәр кирәк, дигән фикер туды. Тәрбия сәгатьләрен еш үткәрергә кирәк. Сафлык, әхлаклык турында.

    Әгәр дә без татар кызларын тәртипле, әхлаклы итеп тәрбиялибез икән, безнең милләт сакланачак. Безнең милләткә куркыныч янамаячак. Бу безнең татар халкының бик зур бәхете. Матурлык, сафлык, әхлаклык...

    “Хур кызлары” романыннан өзек

    ...Качып китүдән Зөбәйдәне Тәнзилә Гайдаровна туктатып калды. Тәнзилә ханымның кафеда аерым бүлмәсе бар. Аның яшерен ишеге аша турыдан-туры ишегалдына чыгып була.

    Кафега азык-төлекне дә шуннан ташыйлар. Ул кызны шул бүлмәгә чакырды. Диварга телевизор эленгән, рәт-рәт тезелеп киткән экраннар урам якны да, кафе эчен һәм ишегалдын да күзәтеп тора.

    Реклама

    – Утыр әле, – диде ул гадәттәгечә боерулы, ләкин йомшак тавыш белән. Тәнзилә – яше утыздан авышкан кара тутлы, коңгырт күзле, зифа буйлы ханым. Аның бәрхет тавышы кызны һәрчак тынычландыра, киеренкелеген бетерә иде. – Мин сине бер кеше белән таныштырам. Куркасы түгел аннан. Тешли торган гадәте юк. Кыскасы, үзең күрерсең. Акчасы күктән ашкан. Әниеңнең бурычын түләргә кирәк дисең түгелме соң? Кыз башын какты. Тик барыбер үзенең нинди вазыйфа башкарырга тиешлеген хәзер үк ачыклыйсы килә иде, шуңа күрә, курка-курка гына:

     – Ә нинди кеше ул? – дип сорады.

     – Бик зур кеше. Бизнесмен. Кобяшвили… “Кобра” дип йөртәләр. Зөбәйдә дерт итеп куйды, әлеге сүз “кобра елан” дип ишетелде.

    – Мин нәрсә эшләргә тиеш булам анда? – дип сорамыйча түзмәде кыз.

     – Референт, – диде Тәнзилә Гайдаровна, артык шәрехләп тормыйча. Ләкин кыз “референт”ның ни икәнлеген белми иде, шуңа күрә авызы ачык калды, аңлату көтте.

     – Помощница… Секретарь инде, башкача әйткәндә. Зөбәйдә җиңел сулап куйды. Аның үзләрендә дә рәиснең алгы бүлмәсендә секретарь утырганын күргәне бар. Көнозын машинкада шакылдатып утыра.

     – Сер саклый беләсеңме? – дип сорады Тәнзилә Гайдаровна. Зөбәйдә башын какты. – Белсәң – шул: бар нәрсә хакында миңа хәбәр итәсең. Башка сорау бирмә, бу хакта беркемгә дә әйтмәскә! – диде ул боерулы тавыш белән. Тәнзилә Гайдаровна кызны озата чыкты. Алар кафе ягындагы алгы ишеккә юнәлделәр. Тик кафе эченә килеп керүгә, каршыларына килгән затлы киемле урта яшьләрдәге ханым белән маңгайга-маңгай бәрелә язгач, Тәнзилә ханым кызның беләгеннән тотып туктатты да, үзе теге “мадам”га борылды, нидер аңлатты. Ул сөйләгәндә, бу ханым бик текәлеп Зөбәйдәгә карап торды, янып торган кара күзләре белән кызны баштанаяк тикшереп чыкты. Зөбәйдә җиңелчә генә калтырануын сизде, ничектер хәерле түгел иде бу хатынның карашы. Ул ризалашып ялгышты бугай. Әүвәл авылдаш кызлары белән киңәшләшеп карыйсы булган... Әңгәмәләре озакка сузылмады, “мадам” кыз янына килде, елмаеп, кулын сузды. Затлы маникюры ук сыер савучы яки кибетче куллары түгел икәнлеген күрсәтеп тора. Кызга тагын бер сынаулы караш ташлады да:

     – Бүген машина килеп алыр сине! – диде, артында басып торган озын буйлы егеткә үзләре генә аңлаган ым кагып, Тәнзилә ханым бүлмәсенә кереп китте. Кафе хуҗасы да аның артыннан иярде. Озын буйлы егет (Зөбәйдә аңа “Бастырык” дигән кушамат та тагып өлгерде), ишекне ачып, кызны урамга уздырды да машинасына таба йөгерде. Зөбәйдә курка-курка гына “Мерседес”ның күн утыргычына чумды… Мондый машиналарны киноларда гына күргәне бар иде аның. Аннан соң, Әсфан Җасминәсенең, калага китеп югалып торып, кире кайткан саен, иренә: “Икенче барганда, “Мэрс” апкайтам әле мин сиңа!” – дип акланганын ишеткәне булды. Кушамат кебек тә тагылып калды әлеге сүз Җасминәгә, авылда бала-чага артыннан “Мэрс” дип кала иде. Авылын искә төшергәч, кызга ничектер рәхәт булып китте; аңлаешсыз, шомлы, куркыныч каладан башка тагын бер дөнья бар ич әле. Аның үз дөньясы. Тик бу уйларыннан бик моңсу булып китте... Хәзер шул гап-гадәти, бар нәрсәсе дә аңлаешлы булган дөньядан башкасына кереп бара бугай.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: