erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Доллар артты, сум төште - ипи бәясе нишләр?

Интернет челтәрләр ду килә, төрле «ватсап» төркемнәренә әледән әле сумның бәясе төшкән, доллар арткан дигән хат-хәбәрләр, мәзәкләр агыла тора. Туризм агентлары чит ил валютасының бәясе артык күтәрелеп киткәнче турлар алып калырга киңәш итә, ашыктыра.

Мәгълүмат күп, хисләр төрле. Әлегә иң аңлашылганы: Согуд Гарәбстаны белән Россия нефтьне табуда килешеп бетә алмавы аркасында туган күренеш бу.

Һәр кешене борчыган момент: бәяләр ничек үзгәрер, артык артса, хезмәт хакым җитәрме? Сорауларга ачыклык кертер өчен Казан федераль университеты профессоры Игорь Кох белән элемтәгә кердек һәм бүгенге икътисади вәзгыятькә ул үз бәясен бирде:

«Ерак киләчәккә фаразлар ясау кыенрак бүген. Чит ил валютасының кискен үсеше күренеп тора. Алдагы көнне Россиядә биржа эшләмәде, шуңа курс үзгәрмәгән иде. Дөнья базарында үзгәрешләр булды, шуңа бүген доллар һәм евроның да бәясе үзгәрәчәк».

Белгеч фикеренчә, алга таба хәлнең кайсы якка үзгәрүен төгәл генә әйтеп булмый. Бу нефть базарында төп катнашучыларның нинди дә булса бер уртак фикергә килү-килмәвенә бәйле. Җитештерүче һәм тәэмин итүче арасындагы сугыш дәвам итә икән, димәк, бәяләрдә дә чагылыш табачак.

«Нефтьнең бәясе тагын да төшсә, чит ил валютасына карата сум да төшәргә мөмкин. Шәхсән үзем, якын арада барысы да үз урынында калыр дип уйлыйм, шул исәптән чит ил валютасы да. Әгәр дә нефть базарында ниндидер килешүләргә ирешеп булса, Россия валютасы әле ота да ала. Шулай да курсның 60-65 сумлык чагына кайту кыенрак булачак», — дип белдерде Игорь Кох.

Аның фикеренчә, хәзер булган акчаларны чит ил валютасына әйләндерү отышлы булмаска да мөмкин, киресенчә, югалтуың бар. Аның бит шулай килеп чыгасын берәү дә белмәде.

«Эчке базарда чит ил продукциясенә бәяләр арту әкрен генә барыр, ләкин бу очракта сумның хәле шулай ук калуы мөһим. Гомумән, импорт белән бәйләнеше булмаган әйбергә бәяләр үзгәрүе кагылмаска тиеш. Ипи бәясе нефтькә артык бәйле түгел, шуңа кискен үзгәрешләр булмас.

Нефтьнең бәясе төшкәч, бюджетка да акча азрак киләчәк дигән сүз, ягъни бу бюджет чыгымнарының кимүенә китерергә мөмкин. Бу очракта чыгымнар белән саклык белән, уйлап кына эш итәчәкләр. Бәлки, хөкүмәткә кайбер артык чыгымнардан, кирәкми дип табылганнарыннан баш тартырга да туры килер», — диде ул.

Игорь Кох фикеренчә, эчке базарда күчемсез милек бәяләренә үзгәрүләр килсә дә, тиз генә булмаячак, аның бәяләре курсның нинди булуына турыдан-туры бәйле түгел. Акчалары булган кешеләргә дә борчылырга кирәкми: «Ничек тора икән, шулай торсын. Банк системасы тотрыклы, алай зур йогынты булмас бу өлкәдә».

Егор Никитин

«Татарстан ничек тә чыдар»

Бүгенге көн икътисады турында тарих фәннәре докторы, сәясәтче Рафаэль Хәкимов белән дә сөйләштек.

«Нәрсә булачагын фаразлау авыр, аны кайдадыр туктатырлар инде, ул бит зыян китерә. Күпмедер төшкәне бюджетны каплар өчен файдалы. Хәзер көтәбез инде. Банк ничек эшләр… Нәбиуллинадан тора. Бүгенге көнгә кадәр ул аны каты тота иде. Бюджетның 50 процентын безнең „Камаз“ кебек зур оешмалар каплый, калган яртысы нефтьтән тора. Татарстан ничек тә чыдар. Ә менә Россия икътисады төшә башласа, безгә дә бәрәчәк. Икътисадта күп әйбер нефтькә бәйле шул», — дип белдерде ул киләчәккә ышаныч юклыгын ассызыклап.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дөнья икътисады мәш килгән заманда нәрсә генә булса да, теге яки бу күләмдә һәр кешегә кагылмый үтәр бу шаукым дип берәү дә төгәл генә әйтмәде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев белән дә бу хакта сөйләштек.

«Глобаль процессларны инкарь итә алмыйбыз. Без дөнья икътисады белән бәйле: дарулар, җиһазлар алабыз, үзебезнең әйберләрне сатабыз. Әлеге хәлләр теге яки бу өлкәгә күпмедер дәрәҗәдә тәэсир итәчәк. Шул ук вакытта импортны алмаштыру өлкәсендә без алга киттек дип саныйм. Бүген үзебез сатабыз. Сатканда, әлбәттә, зыян юк. Безгә һәрвакытта да уяу булырга кирәк, тынычланырга ярамый. Үзеңнең товарың булып, аны тәкъдим итәргә кирәк.

Моны әйдәп баручы җаваплы кешеләргә, эшмәкәрләргә үзенә күрә бер сигнал дип кабул итәм. Елап утырасы юк. Эшләгән юнәлешләребез бар һәм алга таба да тырышырга кирәк. Дөнья гел үзгәрештә. Чимал гына түгел, товар да сатарга кирәк. Без бит ничә миллион тонна нефть эшкәртәбез! Бүген кая куяр идек ул нефтьне, әгәр өч мәртәбә арзанга сатарга туры килсә. Мондый әйберләрне алдан күрә белгәне өчен Президентыбызга рәхмәт.

Хөкүмәтнең ничек эш алып баруын да карарга кирәк, нинди адымнар ясар? Бәяләр базар мөнәсәбәтләре, сатып алу мөмкинлеге, ихтыяҗ белән билгеләнеп, баланста та бара инде ул. Ипи бәясе аннан башка да кимемәде бит. Күчемсез милек үз бәясен югалтмый. Алар мәңгелек, глобаль юнәлеш бу», — ди ул.

«Үзебезнең көчкә ышаныйк»

«Чит ил товарлары һәм материалларына бәяләр артачак. Дөнья икътисадында күп әйбер бер-берсенә бәйле булуына карамастан, кискен тирбәлешләр булырга тиеш түгел. Куркырга кирәкми, үзебезнең акчага бәйле нәрсәләр үзгәрешсез калыр дип көтелә. Безнең ипи белән бәрәңгегә тәэсир итмәячәк. Нәкъ менә шушы моментта без соңгы 25 ел эчендә алып барылган сәясәтнең дөрес булмавын — көнбатышка ни дәрәҗәдә бәйле икәнебезне тоячакбыз. Алар шулай Россияне сыный», — ди ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев.

Аның сүзләренә караганда, сумның кыйммәте кимүе безгә төрлечә йогынты ясый ала. Моны бигрәк тә чит ил белән бәйле кешеләр тоячак. Беренче чиратта, мәсәлән, чит илгә ял итәргә баручылар, яисә чит ил машинасы алырга теләүчеләр.

«Кискен генә бәяләр үсмәячәк. Бу озак процесс, әкрен генә, үрмәләп барачак. Бездә җитештерелми торган төрле техника һәм җиһаз алучылар өчен үзгәрешләр сизеләчәк. Кызганыч, моның белән күп өлкәләр бәйле. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин нинди дә булса чаралар күрер дип уйлыйм. Милли валютаны долларга бәйләргә ярамый. Бүгенге вәзгыять илебезнең җитештерү эшчәнлегенә яхшы этәргеч булыр, минемчә.

Кулланучы Казаныбызда тегелгән күлмәк Һиндстан, Тайвань яисә башка илләрдә җитештерелгәненнән бер дә ким түгел икәнен аңларга тиеш. Бу үзебезнең көчләргә ышанычны тагын да арттырсын иде.

Паникага бирелү урынсыз, ул яхшыга илтә торган юл түгел», — дип белдерде Шамил Агеев.

Егор Никитин

«Бәяләр бүген үк артмаячак»

Казан Федераль университетының корпоратив финанслар белән идарә итү кафедрасы доценты Дания Бикчәнтәева сүзләренә караганда, бәяләр артачак, тиз һәм кискен рәвештә түгел, әкренләп кенә, чөнки әле складларда запаслар бар.

Тулырак вариантын моннан укыгыз: https://intertat.tatar/news/business/11-03-2020/dollar-artty-sum-t-shte-ipi-b-yase-nishl-r-5728220

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X