Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Доллар тагын кыйммәтләнерме?

    Озакка сузылган яллардан соң башланып килүче яңа атна безне күңелсез яңалыклар белән каршылый. Дөнья икътисадында һәм сәясәтендә каршылыклар һәм интригалар COVID-19га бәйле рәвештә төенләнә.

    АКШның пандемия өчен җаваплылыкны Кытай өстенә аударырга тырышуы каршы якның бик авырлык белән төзелгән сәүдә килешүен өзүе белән кайтаваз бирергә мөмкин. Хәер, ул килешү инде болай да үтәрлек түгел, чөнки икътисади хәл кискен үзгәрде: якларның берсе дә вәгъдәләрен үти алмый. Күк асты иленә американнарның углеводородлары да, атом-төш станциясе өчен җиһазлары да кирәкми хәзер. 2 май көнне Трамп кытай товарларына өстәмә пош­линалар кертергә җыенуы турында игълан итеп, ел башында төзелгән килешүне болай да яраксызга чыгарды инде.

    Икътисадның җанлануына булган өметләр башка илләрдә дә челпәрәмә килә. Германиядә коронавирус йоктыручылар саны арта башлады, Уханьга чир яңадан әйләнеп кайтты. Менә шул күңелсез яңалыклар фонында атна башында яңадан нефтькә бәя төшә. «Кара алтын» җиһады Согуд Гарәбстанына да каты итеп китереп сукты. Март аенда гарәп иле 27 миллиард долларлык резервларын югалткан. Бу – бик зур сан. «Кара көн»гә дип җыйган гарәп акчалары, болай барса, бик тиз янып бетәргә мөмкин. Согудлар бүген ашыгыч рәвештә чыгымнарын кисәләр һәм салымнарны күтәрәләр. Өстәмә кыйммәт салымы 5 проценттан 15 процентка кадәр күтәрелә, халыкка яшәү минимумы күләмендә акча өләшү туктатыла. Ил әҗәткә акча җыю белән мавыга башлады.

    Менә шундый «кайнар» яңалыклар фонында АКШның Финанс министрлыгы безнең барыбыз өчен дә мөһим карар кабул итте: моңарчы күрелмәгән күләмдә дәүләт облигацияләре сатарга ниятләде. Америкада хәлләр бик яман: эчке тулай продукт апрель аенда 40 процентка кимеде, эшсезләр армиясенә 20 миллион кеше өстәлде. Югалтуларны каплау өчен икенче кварталда гына да Хөкүмәт 3 триллионга якын әҗәт кәгазе сатарга җыена. Быел сатылачак облигацияләр күләме алдагы биш елда җыелган барлык әҗәт күләменнән зуррак булачак. Бу – Федераль резерв системасы баскан долларлар облигация сатып алуга тотылачак дигән сүз. Биржаларда исә, доллар кытлыгы пәйда булып, акцияләр түбәнгә тәгәрәргә тиеш. Бер уңайдан доллар да кыйммәтләнер, әлбәттә. Апрель аенда доллар станогы әйләнешен дә киметкән анда. Март урталарында бер атнага уртача 600 миллиард доллар басылган булса, апрель «уңышы» атнага 70 миллиард доллар гына. Әлегә биржаларда зур дулкынлану сизелми, нефть белән алтын бәясе берникадәр төшү генә долларның мус­кул җыярга тырышуы турында сөйли. Яңа биржа түнтәрелеше башланырмы, доллар чынлап та кыйммәтләнерме, дигән сорауларга, мөгаен, атна ахырына таба җавап табылыр.

    Реклама

    Рәшит Фәтхрахманов

     

    Фото: pixabay.com

    https://vatantat.ru/2020/05/24176/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: