Дүртенче чакырылыш Арча район Советының 15нче утырышы булды
Уңышларның нигезе – бердәмлектә
21 февральдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының 15нче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин катнашты.
Утырышта Арча муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев “Арча муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
– 2021 ел иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды, – диде ул. – Аларның иң әһәмиятлеләре – РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Бөтенроссия халык саны алу, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны бәйрәм итү.
Узган елгы барлык чаралар “Фән һәм технологияләр”, “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында узды. Быел тормышның барлык өлкәләрен цифрлаштыру буенча гаять зур күләмдәге эшләр башкарырга һәм безнең халыкларның мәдәни мирасын баетуга аеруча игътибар бирергә туры киләчәк.
Илкүләм проектларны тормышка ашыру муниципаль берәмлекләрнең икътисадый үсешендә мөһим роль уйный.
Татарстан Республикасы 3 юнәлештәге 12 илкүләм проектны тормышка ашыруда катнаша. Шуларның 3се кысаларында безнең районда 600 млн сумлык эш башкарылды. Сүз “Мәгариф”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Куркынычсызлык һәм сыйфатлы юллар” проектлары турында бара.
Быел башкарыласы эшләрнең күләме 1 млрд сумнан артыграк. Әлегә “Икътисади үсеш” юнәлеше буенча нәтиҗәләр канәгатьләнерлек түгел. “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Цифрлы икътисад”, “Хезмәт җитештерүчәнлеге”, “Кече һәм урта эшмәкәрлек башлангычына ярдәм күрсәтү”, “Туризм һәм кунак кабул итү индустриясе” илкүләм проектларында катнашырлык оешма-предприятиеләребез бар һәм аларны бу эшкә күбрәк җәлеп итәргә кирәк.
2022 елның 1 гыйнварына районда 50 мең 586 кеше исәпләнә иде. Узган ел 285 пар гаилә корды, 120 гаилә аерылышты. 589 бала туды, 861 кеше үлде.
2021 елда район мәгариф бюджеты 1 млрд сум тәшкил итте. Районда 34 гомуми белем бирү оешмасы исәпләнә, аларда 5842 бала белем ала. 23 мәктәп автобусы 35 маршруты 1132 укучыны йөртә.
Бүгенге көндә балаларга 800дән артык укытучы белем бирә.
Яшь буында төрле милләт һәм конфессия вәкилләренә, аларның теленә, мәдәниятенә, традицияләренә һәм йолаларына ихтирамлы караш тәрбияләү – гомуми бурычыбыз. Районда 126 мәктәптә татар телендә белем һәм тәрбия бирелә, аларда 2918 бала укый, әмма бу – укыган татар балаларының 52 проценты гына.
“Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында 5 белем бирү учреждениесе цифрлаштыру һәм гуманитар профильдәге “Үсеш ноктасы” үзәге буларак оештырылды.
Узган ел 30 мәктәптә ТР Дәүләт Советы һәм район Советы депутатлары, иганәчеләр ярдәме белән шахмат зоналары урнаштырылды.
Цифрлаштыру бүгенге көндә кеше тормышының бөтен өлкәләренә үтеп керә, аның аерылгысыз өлешенә әверелә бара. Әлеге өлкәгә кадрлар әзерләүне нәкъ менә мәктәптән башлау зарур. Чөнки заманча тормышта Интернеттан, социаль челтәрләрдән, гаджетлардан башка күз алдына китерү кыен. Шул ук вакытта, компьютер технологияләренең, медиа киңлекнең балаларның куркынычсызлыгына турыдан-туры яный торган өлкә икәнен дә онытырга ярамый!
Мәктәпкәчә белем учреждениеләренә яшь ярымнан 7 яшькәчә 2370 бала йөри, бу барлык балаларның 73 проценты. 2021 елның 31 декабренә “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасында 704 бала чиратта тора.
2021 елда мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү, матди-техник базаларын ныгыту дәвам итте. Яңа Кенәр мәдәният йорты, Яңа Кырлай авыл китапханәсе ныклап төзекләндерелде.
Менә ике ел инде безнең районның гына түгел, бөтен дөнья сәламәтлек саклау системасына экстремаль шартларда эшләргә туры килә. Кыска гына вакыт эчендә медицина хезмәте күрсәтүнең яңа системасы булдырылды.
Безнең районда соңгы елда беренчел медицина-санитария ярдәме инфраструктурасын үстерү буенча зур эш башкарылды. Урта Курса авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылды, шәһәрнең станция ягында табиблык амбулаториясе төзелде. Әмма сәламәтлек саклау системасының сыйфатлы эшләве өчен аны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә кирәк. Район сәламәтлек саклау челтәрендә кадрлар кытлыгы элеккечә мөһим булып кала. Сәламәтлек саклау системасы буенча да халыктан мөрәҗәгатьләр бар. Авыруларга караш дусларча булырга тиеш, алар килгән җиреннән рәнҗеп китмәсен.
Кызганыч, пандемия бетмәде әле. Вирус куркыныч булып кала. Мондый шартларда вакцина ясатканнан соң барлыкка килә торган күмәк иммунитет төп рольне уйный. Бүгенге көнгә районда 30 меңнән артык кеше вакцина ясатты, бу 18 яшьтән өлкәннәрнең 80 проценты чамасы. Күмәк иммунитетның формалаштыру үзебездән тора.
2021 елда районда 30 мең кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. 6 күпфатирлы йортта ныклап төзекләндерү үткәрелде. Шәһәрдә 8 номерлы балалар бакчасы, Яңасала мәктәбе, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте, Яңа Кенәр мәдәният йорты ныклап төзекләндерелде һ.б.
Узган ел Татарстан Республикасында юл эшләре программасы буенча районда 700 млн сумнан артык юл эшләре башкарылды. Республика бюджетыннан өстәмә финанслана торган үзара салым акчаларына 48 км юлларга вак таш түшәлде. Әлеге эшләрнең күләме 36 млн сум тәшкил итте.
Арча шәһәрендә “Безнең ишегалды” республика программасы буенча 10 ишегалды төзекләндерелде, әлеге эшләргә 30 млн сум акча тотылды.
Быел торак төзелеше планнары 2021 елдагыдан ким түгел. Әлеге күрсәткечкә социаль ипотека, коммерцияле һәм шәхси торак төзелеше ярдәмендә ирешү планлаштырыла. Барысы 6 күпфатирлы йорт ныклап төзекләндереләчәк. Штерә авылында 50 урынлы клуб, Арча шәһәрендә теш поликлиникасы төзеләчәк. Үрнәк бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты, Субаш Аты авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты урнаштырылачак.
Арча шәһәре узган ел уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча Бөтенроссия конкурсында катнашкан һәм җиңү яулаган иде. Шәһәрнең Коммуна урамын төзекләндерүгә акча бүлеп бирелде. Быел шәһәрнең Совет Һәм Зур урамнарында төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.
2022 елда районда юл эшләренә 800 млн сумнан артык акча бүлеп бирү каралган. Үзара салым акчаларына 45 млн сум акча тоту планлаштырыла, бу өстәмә 49 км юл дигән сүз.
“Безнең ишегалды” республика программасы буенча Арча шәһәрендә 11 ишегалды төзекләндерү планлаштырыла.
2021 елда Арча сөт комбинатында зур үзгәртеп корулар алып барылу сәбәпле, тулаем сәнәгать күрсәткечләре кимрәк булды. Әлеге комбинат районның төп сәнәгать җитештерүчеләренең берсе булып тора. Аны үзгәртеп коруга 600 млн сум чамасы акча тотылды. Озакламый каты сыр сортлары җитештерү буенча югары технологияле линия эшли башлаячак.
Әлеге комбинаттан тыш, “АСПК”, “Тайдфойл” заводлар төркеме һәм “Арск–металл” компаниясе районның әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре булып тора. Аларның җитештерү күләме 2 млрд сум, барысы 600дән артык кеше эшли.
2021 елда Арча кирпеч заводында хәл тотрыклыланды, җитештерү күләме 36 процентка артты. Быел “АСПК”да зур күләмдә яңарыш көтелә.
2021 елда коронавирус авыруы буенча кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә 175 предприятие кыенлыклар кичерде. Әмма эш яңарганнан соң ваклап сату бизнесы пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә җитте, 2020 елдагыга карата 11 проценттан артык үсеш бирде. 2022 елда сәүдә әйләнеше 4 млрд 400 млн сумнан артып, 6 процент үсеш булыр, дип көтелә.
Халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелүнең төп күрсәткече булып хезмәт хакы күләме тора. Статистика мәгълүматлары буенча, районның эре һәм урта предприятиеләрендә ул уртача 31226 сум, үсеш 6 процент кына.
Районда эшсезлек күрсәткече 2020 ел ахырына 1,15 процент булса, 2022 ел башына ул 0,44 процентка калды.
Якын киләчәктә кадрлар җитмәү район икътисады үсешен тоткарлаучы төп факторларның берсе булырга мөмкин. Тормышка ашырыла торган инвестиция проектлары ярдәмендә районда 200дән артык эш урыны булдыру планлаштырыла. Шул ук вакытта бүген хезмәт биржасында 350 вакансия бар.
Быел район икътисадына инвестицияләр кертүне 10 процентка арттыру бурычы куела. Бу юнәлештә эш бара инде. “Яңарыш” ширкәтендә 1200 башка исәпләнгән, 360 млн сумлык терлекчелек комплексы төзелә. Аның беренче чираты быел гыйнварда тапшырылды.
160 млн сумлык проект белән Идел буе сөтне алыштыргычлар һәм катнаш азык җитештерү заводы төзелә. “Кырлай” агрофирмасында 1800 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелеше бара. “Северный” ширкәтендә 6000 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы (4 млрд сумлык) республика буенча да иң зурысы булачак.
2021 ел авыл хуҗалыгы өчен дә җиңел булмады, корылык нәтиҗәсендә уңыш түбән булды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2 меңгә якын кеше эшли, уртача хезмәт хакы 26 мең 700 сум. Республиканың 43 районы арасында безнең район бу күрсәткеч буенча 36нчы урында гына. “Северный”, “Кишет”, “Яңарыш” хуҗалыкларында 30–32 мең сум түләгәндә, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кызыл Яр”, “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә 22–25 мең сум хезмәт хакы алып эшлиләр. Хезмәте тиешенчә бәяләнмәгән кеше табыш алуның башка юлларын эзли башлый.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республика үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен район хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтте, районның әле мөмкинлекләре зур булуын билгеләп үтте.
Соңыннан республика, район үсешенә зур өлеш керткән райондашларыбызны бүләкләү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев