erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Дустыңның кем икәнен әйт, синең кемлегеңне әйтермен”

Игелекле доктор Айболит

Дустыңның кем икәнен әйт, синең кемлегеңне әйтермен.

Мәктәп елларыннан бирле һәркемгә билгеле булган мәкальне бераз үзгәртеп мин болай дип әйтер идем: “Кече туганнарыбызга мөнәсәбәтеңне әйт, мин синең кем икәнеңне әйтермен".

Еллар үткән саен, бик күп сынаулар һәм авырлыклар аша узгач, мин ике һөнәр ияләренә – гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә һәм медицина хемзәткәрләренә аерым хөрмәт һәм ихтирам белән карый башладым. Коткаручылар һәм кеше гомерләрен саклаучылар, “Ак халатлы фәрештәләр” – мин хәзер аларны шулай дип атыйм. Ә шушы көннәрдә минем белән булган гадәттән тыш вакыйга минем “саклаучы фәрештәләрем” исемлеген бераз озынайтты.

  Тормыш – катлаулы әйбер... Язмыш шулай китереп чыгарды – безнең дүрт кешедән торган кечкенә генә гаиләбездән мин берүзем калдым. Кайчандыр җылы гаилә учагы булган һәм бер мизгелдә салкын, сагышлы, ятимгә әверелгән йортыбызда берялгызым. Анда барысы да кире кайтмаска дип киткәннәрне хәтерләтә...

Тирәнгә кереп тормыйм. Гомерлеккә якыннарын югалтканнар мине аңларлар. Күп тапкырлар ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткәннән соң, үземә генә авыр булачагын аңлагач, миңа сеңлемнең кызы һәм аның әтисенең аларда яшәп торырга дигән тәкъдимнәрен кабул итәргә туры килде. Алар йортында да барысы да безне мәңгелеккә калдырып киткән сеңлемне хәтерләтә иде. Тик монда мин үзем генә түгел – янымда якын кешеләрем.

Минем сеңлем бик якты күңелле һәм игелекле кеше иде. Ул ашатып торган ач һәм хуҗасыз калган йорт хайваннары аның үлеменнән соң да иске гадәт буенча безгә килүләрен дәвам итте. Кайвакыт балаларын да ияртеп килә иделәр. Салкын көзге көннәрдә урамда яши алмаячагын аңлагач, шундый песи балаларының берсен без өйгә алып кердек. Ул дөм сукыр иде. Шулай итеп безнең Бегемотик исемле песиебез барлыкка килде. Без аңа безне калдырып киткән якыннарыбызга бирергә тиешле бар мәхәббәтебезне һәм назыбызны бирдек. Ул безнең өчен юаныч һәм безнең коткаручыбыз булды.

3 февраль кичендә безнең өчен коточкыч хәл булды – Бегемотик көтмәгәндә авырый башлый. Язмышның усал шаяруы буенча нәкъ менә 3 февральдә без бердәнбер сеңлемне югалттык. Ә 5 февральдә, минем юбилей көнендә, без аны җирләдек. Шул вакыттан бирле туган көн минем өчен бәйрәм булудан туктады.

Безнең песиебезнең хәле сәгать саен начарлана бара, ә ярдәм сорап йөгерерлек җир юк. Кызганычка каршы, Арчада ветеринария клиникасы юк икән, ә төнлә без аны Казанга илтеп җиткерергә өлгермәгән булыр идек. Нәтиҗәдә, төнне без бөтен тәне янучы һәм инде хырылдый башлаган песиебез янында уздырдык.

Көч-хәл белән иртәне җиткереп, барлык таныш-белешләргә шалтырата башладык – берәрсендә таныш ветеринар табиб номер юкмы икән? Менә бит могҗиза – Рәдиф исемле табиб кайчандыр бер песине үлем тырнагыннан йолкып калган. Тик Рәдифнең эше бик тыгыз булып чыкты. Аңа шалтыратып, ризалыгын алгач, без түземсезлек белән аны көтә башладык. Ул вакыт эчендә Бегемотикның хәле начарланды һәм без инде өметне югалта башладык. Ветеринария табибы безгә кич белән генә килеп җитте, ул көне буе авыллар буйлап кечкенә пациентларга ярдәм итеп йөргән. Рәдиф Мансур улы безгә өч көн рәттән килеп йөрде, уколлар ясады, сабыр гына ничек авыру песине тәрбияләргә икәнлеген аңлатты. Икенче көнне безнең Бегемотигыбызның хәле яхшыра башлады. Ул яшәчәк! Без бик бәхетле идек – аны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Безне бары тик өйләрендә кече дуслары булган кешеләр генә, бигрәк тә өлкән, ялгыз, авыру кешеләр генә аңлар. Ә Рәдифне без хәзер “Игелекле доктор Айболит” дип йөртәбез. Аның игелекле булуын һәм яхшы күңеллелегенә иң яхшы дәлил – ул безнең Бегемотигыбыз. Инде песиебез сәламәтләнеп беткәч, без бөтен гаиләбез белән докторны озата чыктык һәм, көтмәгәндә, яныбызда нәни дустыбызның да утырганына игътибар иттек, ул, сукыр күзләре белән  үзенең башыннан сыйпаган доктор абыйсына карап тора иде. Бегемотик бу вакытта селкенмәде дә. Һәм бу безнең өйгә килүчеләрнең барысыннан да куркып кача торган песиебез!

Мин хайваннар һәм кечкенә балаларның аерым бер кичерешләргә ия булуларына берничә тапкыр инандым инде. Алар кешеләрнең энергетикасын бик яхшы сизәләр һәм якты, игелекле, чиста күңелле кешеләрне ялгышмыйча билгелиләр.

Зур йөрәкле игелекле кешеләр, хәбәр бирегез! Тиздә иззге Рамазан ае керә. Аллах ризалыгы өчен яхшылык эшләгез. Ә безнең нәни дусларыбызны, безнең кебек үк, Аллах яраткан. Ул аларны ниндидер максат белән яраткандыр, дип уйлыйм. Алар безнең ярдәмчеләребез һәм дусларыбыз гына түгел, ә безнең өчен имтихан да. Безнең кешелеклелегебезгә, хәзер сирәк очрый торган шәфкатьлелек, тугрылык, ышанычлылык кебек сыйфатларга имтихан. Бәлки, безнең Арчада нәни дусларыбыз өчен “Доктор Айболит клиникасы”на нигез салучы табылыр?  Ә бу клиника өчен доктор инде бар – ул Гарифуллин Рәдиф Мансур улы, 25 еллык һөнәри эш стажы булган бик яхшы белгеч.

Роза Мөхетдинова,

композитор, музыкант, педагог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре