Э--э--эх, коймаклары, Май чабу! (ВИДЕО)
Әйдәгез, бергәләп Арчадагы Май чабу бәйрәмен карыйк.
Искә төшерик: быел Масленица -- Май чабу бәйрәме 24 февральдә башланды. 1 мартта аның төп көне иде, диләр. Май чабу элек--электән табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.
29 мартта Арча стадионында Май чабу йоласын бик маттур итеп билгеләп үттеләр. Зур казанда пылау пеште, табаларда коймаклар чыжлады... Бушка бар да сый--нигъмәт белән сыйланды. Халык җырлады, биеде... Карачкы яндырылды, шулай итеп, кышны озаттылар һәм язны каршыладылар.
Славяннарның һәм көрәшеннәр йоласы булса да, төрле милләтләрнең уртак бер күңелле бәйрәме булды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев