Эдита Пьеханың хәле начарланган
Имеш-мимешләргә ышансаң, Эдита Пьеханың хәле бик начар ди, янәсе, ул инде өеннән чыкмый, кроватеннән тормый һәм телефон трубкасын алмый.
Легендар артистка, иң стильле һәм зыялы җырчыларның берсе Эдита Пьехга җәен 83 яшь тулган иде. Әмма бу уңайдан бернинди дә тантаналы чаралар үткәрелмәде. Һәм эш коронавирус пандемиясендә генә түгел.
Журналистлар ни өчен Эдита Станиславовна трубаканы алмый дип җырчының кызы Илона Броневицкаяга шалтыраткан. “Әйбәт аның хәлләре. Ә нигә аңа шалтыратырга? Ул әле ... җавап бирми. Теләге юк... Кичә генә аңа барып килдем. Хәле ярыйсы. Әмма чит кешеләр белән элемтәгә чыгасы килми”, – дип аңлаткан җырчының бердәнбер кызы.
Эдита Пьеханың сәламәтлеге берничә ел элек какшады. Ул чакта Пьеха аягын сындырган иде. Ахырда аягы төзәлсә дә, артистка элекке актив тормышка кайта алмады. Йөрүе авырлашты. Аяклар проблемасына арка авыртулар өстәлде. Җырчыга хәтта сәхнәдә утырып чыгыш ясарга да туры килгәләгән.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/Edita-Pehani-h-le-nacharlangan-di-461983/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев