Егетләребезгә үзенчәлекле ярдәм
Батырлык үрнәкләре күрсәтә.
Арча мәдәният йортында балалар катнашында зур концерт булды. Хәйрия концерты.
Ел да эстрада сәнгате “Созвездие–Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры алдыннан Арча балалар сәнгать мәктәбе иң-иң яхшыларны барлый.
Соңыннан шуларны туплап, Гала концерт, ягьни район бәйге-фестивале үткәрелә. Ул “Арча йолдызлары” дип аталды һәм, чыннан да, бер сәхнәгә барлык яшь йолдызларны җыйды.
Бәйгенең максаты – яшьләр һәм балалар арасында, Арчада гына түгел, авылларда да, талантларны барлау. Монда мәктәпләрдә укучылар да, балалар бакчаларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр дә сәнгать ягыннан көч сынаша. Иң яхшылары башта район сәхнәсенә күтәрелә, анда җиңүчеләр зона ярышына сайлап алына, жюри тарафыннан иң югары бәя алганнар Казанда чыгыш ясый. Егерме мәктәп һәм мәктәпкәчә, өстәмә белем бирү учреждениесеннән өч йөздән артык башкаручы катнашкан. Алар арасыннан яхшыларын сайлап алу җиңел эш булмагандыр.
– Сез сәхнәдә генә түгел, укуда да, тормышта да югары нәтиҗәләр яулый алачаксыз, – диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина.
– Педагогларга, әти-әниләргә рәхмәт. Сезнең уңышта аларның да өлеше чиксез зур. Сокланып утырдым, залда бүген ир-егетләр, әти-бабалар. Талантлы балалар тәрбияләвегез белән горурлана аласыз, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина.
Концерт бик озак барды, әмма туйдырмады. Чөнки бер-бер артлы берсеннән берсе матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, алып баручылар осталыкларын күрсәтте. Халык, заманча җырлар белән беррәттән патриотик көйләр дә күп яңгырады, патриотик рухтагы биюләр башкарылды. Аерым җырчылар сокландырды.
– Концертның башыннан ахырына кадәр туктамыйча кул чабып утырдым. Сез башкарган җырлар туган илгә мәхәббәт, патриотик рух белән сугарылган. Сезнең кебек балалары булган илнең киләчәге дә якты, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.
Беренче дәрәҗә лауреат исемен яулаганнар 21-23 мартта Биектау районынң Бөреле авылында үтәчәк зона ярышында чыгыш ясаячак. Уңышлар сезгә, яшь йолдызчыкларыбыз.
Билетлардан җыелган акча махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәмгә китәчәк. Балалар шулай бу изге эшкә дә үзләреннән өлеш кертә, үзләренчә җиңүне якынайта. Араларында әтиләре махсус хәрби операция зонасында булганнар да бардыр. Алар талантлы уллары-кызлары белән чын күңелдән горурлана ала. Чөнки ир-егетләребез балаларның матур киләчәге, алар менә шулай җырлап-биеп бәхетле тормышта матур яшәсен, балачакларының рәхәтен күрсен өчен көрәшә, батырлык үрнәкләре күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев