erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Егетләр янган йорттан әбине коткарганнар

Герой егетләр!

Фотоларда. Өстә 1нче - Артур Алдошин.

2нче - Айдар Мөхәрләмов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3нче - Айрат Йосыпов.

2 июньдә Арчаның Коммуна урамында янгын булганы турында беләсез инде. Ә менә анда геройлыклар эшләгән егетләр турында беләсезме икән?!  Безгә бу турыда район янгын часте тикшерүчесе Наил Бәйрәмов хәбәр итте: "Егетләр Төбәк Чокырчадан 2002нче елгы Айдар Мөхәрләмов һәм Арчадан 2003 елгы Артур Алдошин кич чыккан җирдән 9лар тирәсендә бер йорттан төтен чыкканын күреп алалар.  Һәм шунда йөгерәләр. Озак уйлап тормыйлар, тиз генә янган йортның бикле капкасын ватып кереп өйдән 85 яшьлек әбине алып чыгалар. Аларга ярдәмгә 1980 елгы Айрат Йосыпов та кушыла. Бу бит батырлык! Берәү дә янган йортка керәм дип тормый. Телефон белән видеога, фотога төшерүне кулаерак күрәләр. Монда да егетләр артыннан кая янган йортка керәсез дип әйтеп калалар. Без аларга рәхмәт әйтү, котлау өчен район башлыгына тәкьдим хаты яздык. Айрат Лесхозда агросәнәгать көллиятендә укый. Артур эшли. Айрат Йосыпов "Икстрой" ширкәте директоры. Бик зур рәхмәт егетләргә! Сез чын егетләр!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X