erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Егетләргә хәтта кызлар да кимсетеп карадылар

Егетлек билгесе булып санала иде.

Мин армиядә өч ел 1955–1958 елларда хезмәт иттем. Безнең заманда Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайту үзе бер дәрәҗә, Ватан алдындагы бурычны үтәү, егетлек билгесе булып санала иде. Армиядә хезмәт итмәгән егетләргә хәтта кызлар да кимсетеп карадылар.

Армия тәртипкә, режимга, вакытның кадерен белергә өйрәтте. Иртән кузгалудан (6 сәг.) кичен йокларга яту (23 сәг.) арасындагы вакыт минутына кадәр бүленгән: дүрт тапкыр ашау (иртәнге, көндезге, төшке аш белән кичке аш арасы, кичке), сафта йөрү, коралларны өйрәнү, куллану, шәхси вакыт (хат язу, киемнәрне чистарту һ.б.), җыештыру, сакта тору.

Еш кына “тревога” командасы яңгырый. Көндез дә, төнлә дә булырга мөмкин ул.

Иң хәтердә калганы, бигрәк тә беренче ел хезмәт иткәндә, бик авыр булганы – “Марш бросок”лар. Тревога буенча рота тулысынча аякка баса. Киемнәр белән 6 км. 750 м араны “марш бросок”лар ясый-ясый узарга кирәк. Шул араны узганчы берничә тапкыр командалар бирелә: “Һава һөҗүме!”  (дошман самолетларыннан яшеренеп өлгерергә кирәк), “Газ!” (противогазны киеп йөгерәсең, барасың) һ.б.

“Син Совет армиясе солдаты, барлык кыенлыкларны да җиңәргә тиеш!” дигән девиз күңел түренә нык утырган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәм тагын бер бик мөһим әйбер: ул вакытта офицерларның (рота командиры, батальон командиры һ.б.) күбесе Бөек Ватан сугышын узган, сугышчан орденнар, медальләр белән бәйрәмнәрдә парадка чыгалар иде. Алар безнең өчен Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тордылар.

Фотокарточкадагы солдат дуслар белән хезмәт итеп кайткач та аралаштык. Кызганыч, алар юк инде.

Илдус Сәгъдиев,

Арчаның шәрәфле кешесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X