erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ел да көтеп алалар

​​​​​​​Узган шимбәдә Арчада ярминкә гөрләде. Һәр ел яңа уку елы алдыннан була торган мәктәпләр ярминкәсе.

Иртәнге җидедә үк кеше күп иде инде Җиңү паркы каршындагы мәйданда. Мәктәпләр дә бик күп әйбер алып килгән, сатып алучылары да чиксез. Һәр сату ноктасы янында чират. Монда нәрсә саталар икән, дип барсаң, аз-азлап барысы да – бәрәңгесе, кишере, чөгендере һәм башка бакча сый-нигъмәтләре тезелгән.

Ярминкәгә барышлый ук каршыга Арчадан Тамара Бальзамова очрады. Ике кулында ике кап.

– Ярминкә бик бай. Килограммы 25 сумнан бәрәңге, алма, суган сатып алдым. Безнең, пенсионерларның кесәләре өчен бик уңай бу мәктәп ярминкәсе, – диде ул.

Аның артыннан килгән бер ир-ат та бу ханымның сүзләрен хуплады.

– Ел да мәктәп ярминкәсен көтеп торып, кышка җитәрлек суган, кишер, чөгендер алам, – диде.

Мәктәпләрнең сату нокталары урнашкан рәтләр буенча киттек.

– Кишерне дә, бәрәңгене дә сатып бетерәбез инде. Комиссия тикшергәнче калмый да, – диде Утар-Аты мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, бу көнне сатучы ролен башкаручы Раушания Низамова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сатып алучының игътибарын җәлеп итү өчен сату урыны күзгә ташланып торырга да тиеш бит әле. Һәр мәктәп үзенә билгеләнгән урынның бизәлешенә дә нык игътибар биргән.

– Без өч телдә мәктәптә укытабыз икән, һәрберсенең гореф-гадәтләренә басым ясарга кирәк, дип уйладык. Татар, рус, инглизләрнең кул эшләрен, ризыкларын, чәйләрен сатуга куйдык, – диде Арчаның алтынчы мәктәбеннән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Муллагалиева русларның Иван, татарларның мәтрүшкәле чәйләрен, инглизләрнең маффиннарын күрсәтеп.

Ташкичүләр татар халкының милли ризыкларын да пешереп алып килгәннәр. Яңа Кенәрләр янына тукталдык. Нурфия Садыйкова табада чыжлатып коймак пешерә, самовар кайнап утыра, өстәлдә тәмле пешкән ризыклар тезелгән. Алия Нургалиева аларны сатып алучыларга тәкъдим итә. Булган әйберне сата белү – үзе осталык.

– Без җәй буе бакчада. Быел яшелчәләр – кишер, чөгендер, кыяр, помидор һәм башкалар бик уңды. Дөнья кадәр кайнатма, салатлар ясадык, тозладык, сатарга да алып килдек, – диделәр Яңа Кенәр интернат мәктәбе тәрбиячеләре.

– Ярминкәгә әзерләнүгә мәктәпләр бик җаваплы караган. Кеше дә күп. Суган, сарымсак, бәрәңгене кеше бик яхшы ала, – дип уңай бәя бирде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Мәктәпләр чыгышлар да әзерләп килгән иде. Сәхнәдән җыр, музыка агылды. Артистлар ролендә дә шул ук укытучылар һәм аларның укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X