erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ел катлаулы, әмма уңышлы булды

Соңыннан бер төркем алдынгыларга бүләкләр тапшырылды.

16 февральдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының  чираттагы 7нче утырышы булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

Гадәттә мондый көнгә  тантаналы вакыйгалар да туры китерелә. Бу юлы да шулай булды. Шәһәрнең Вахитов урамында ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән дүрт фатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Әлеге күркәм бинаны “Арча МСОсы” ширкәте (җитәкчесе Зиннур  Гарифуллин) төзегән. Васил Шәйхразиев, район башлыгы Илшат Нуриев яңа фатирларның яшь хуҗаларына ачкычлар тапшырдылар, аларга сәламәтлек, бәхет теләделәр.

– Дәүләт 18 яше тулган, торакка мохтаҗ булган һәр ятим баланы торак белән тәэмин итә, – диде Васил Шәйхразиев.

Район Мәдәният йортында үзебезнең фермерлар, ширкәтләр, кооперативлар җитештергән продукцияләрдән күргәзмә оештырылган иде.

Утырышта район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев Арча муниципаль районының 2020 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында чыгыш ясады.

– 2020 ел катлаулы ел булды, шуңа да карамастан, районыбызда федераль һәм республика программалары уңышлы үтәлде, – диде ул.

Узган ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә 5 млрд 580 млн сумлык продукция җитештерелде, үсеш – 28 процент. 2021–2023 елларда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай үсешен 10 процентка җиткерү бурычы куела.

2020 елда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 3 млрд 510 млн сум акча керде, 2019 елдагыга караганда  30 процентка күбрәк.

Сөт җитештерү – 8, ит – 7, икмәк  29 процентка артты. Республикада үстерелгән бәрәңгенең 30 проценты Арча районына туры килә. Иген уңышы буенча икенче ел инде 2нче урынны тотабыз. “Игенче”, “Кырлай”, “Курса МТСы”, “Ватан”, “Казанка”, “Тукай” хуҗалыклары гектардан 40 центнердан артык уңыш җыйнадылар. “Аю”, “Ашыт” хуҗалыкларында 28әр центнер гына. Узган ел район беренче тапкыр тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт сауды. Арча районы республикада терлеге иң күп булган район. Шулай да, терлек санын  киметүче хуҗалыклар да бар. Моңа юл куярга ярамый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүгенге көндә районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 10 проценты кече һәм урта  крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә. 4 фермер, 1 кооператив дәүләт ярдәменнән файдаланып, 67 млн 300 мең сумлык грант алдылар.

Сәнәгать тармагында җитештерү 2020 елдагы күләмнән кимемәде. Районның әйдәп баручы предприятиеләре – “АСПК” һәм сөт комбинаты узган ел 1 млрд 300 млн сумлык продукция җитештерделәр. “АСПК”да 2021 елда искергән җиһазларны алыштырып,  зур үзгәртү эшләре планлаштырыла. Арча сөт комбинатында җитештерүне арттыру чаралары күрелә.

Катлаулы демографик чорга кердек. Узган ел районда 604 бала туган, 820 кеше үлгән. 234 пар гаилә корган, 113 гаилә аерылышкан. “Җирле  үзидарә органнары эшчәнлеге гаиләләрнең, балаларның санын арттыруга, халкыбызның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш”, – диде район башлыгы.

2021 елда “Яңарыш” хуҗалыгында 1200 башка исәпләнгән сөт комплексы, “Северный” ширкәтендә 1000 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы, “Казанка” ширкәтендә 500 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзү планлаштырыла. “Арча” сәнәгать паркында төзелешләр дәвам итәчәк. Болар бар да җитештерүне арттырырга, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

– 2020 ел нәтиҗәләренә район халкының намуслы хезмәте, җитәкчеләрнең, хезмәт коллективларының тырышлыгы белән ирешелде. Моның өчен зур рәхмәт, – диде район башлыгы һәм 2021 елга куелган бурычларның да уңышлы үтәләчәгенә ышаныч белдерде.

Район башлыгының хисап чыгышын депутатлар үз округларындагы сайлаучыларга җиткерәчәк, карар Арча муниципаль районы сайтында урнаштырыла.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев үзенең чыгышында Арча районының республика яулаган уңышларда өлеше зур булуын билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш күзәтелә, төзелеш планнары уңышлы үтәлде. Әмма районның мөмкинлекләре зур һәм аларны тулырак файдалану мөһим. Сәламәтлек саклау өлкәсендә проблемалар бар, бигрәк тә кадрлар белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәк һ.б.

Соңыннан бер төркем алдынгыларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X