erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ел саен циркка барам, миңа шул җитә

«Фәнис минем төп терәгем», – ди Арча районы Курса разъезды станциясендә яшәүче Камилә апа Бәдретдинова. Бердәнбер улында балалар церебраль параличы.

Физик яктан чикле булса да карын да көрәргә өйрәнгән ул, өйгә су кергәнче, коедан чиләкләп су да ташыган.
Камилә апа тумышы белән Саба ягыннан. Курсага килен булып төшкән.

– Балам 4,1 килограммлы булып туды. Башта авырганын белмәдек. Аннары башын тота алмый, утырмый башлагач, куркып хастаханәгә бардык. Казанга җибәрделәр. Балага төрле җайланмалар, тимерләр куйдылар. Ул елый, мин елыйм. Шулай да файдасы булды дәвалануның. Улым утыра, 2-3 яшьләрдә йөри башлады, –дип сөйли Камилә апа.

Ире спиртлы эчемлекләр белән мавыкканга, улын берүзе үстергән ул. Кашык тотып ашарга, киенергә, урын-җирне җыярга да өйрәткән. Берсендә күршеләрендә көчле янгын чыгып Бәдретдиновларның йортлары нык зыян күргән. “Дүрт өй рәттән янды”, – дип искә ала ул куркыныч көннәрне Камилә апа. Анда да югалып калмаган ул. Үз тырышлыгы белән яңа йорт җиткергән. Хәзер шөкер, бәдрәф өйдә, йортка су кергән, мунчалары да бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кыш буе акча җыя идем дә, җәй көне ремонт ясата идем. Тырышмыйча булмый бит, –ди әңгәмәдәшем.
Ире вафат булганнан соң ул язмышын Илдус абый белән бәйләгән. Фәнискә бүген 30 яшь. “Хыялың нинди?” дигәч: “Минем барысы да бар, урамга чыгып йөри алам, ел саен әни циркка алып бара. Миңа шул җитә”, – дип җавап бирде Фәнис. Аңа бәхет өчен шул да җитә.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/el-saen-tsirkka-baram-mia-shul-it

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X