erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ел укытучысы – 2021” һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы булды

Әлеге бәйге ел да оештырыла. Максаты да изге – иҗади эшләүче педагогларны барлау һәм аларга ярдәм күрсәтү, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрү.

Бәйгенең муниципаль этабы 13 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр дәвам итте. 36 мәгариф учреждениесеннән 46 укытучы һөнәри осталыгын сынап карарга теләк белдергән. Башта һәрберсе соңгы өч елда ирешкән уңышлары турында мәгълүматлар, сыйныфлардан тыш үткәргән чаралар видеолары өзекләрен төшереп җибәргәннәр.

 Жюри әгъзалары һәр эшне җентекләп тикшергәннән соң, бәйгенең соңгы этабына 17 финалистны – дүртесе “Педагогик дебют”, унбере “Ел укытучысы – 2021” һәм икесе “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинацияләре буенча сайлап алган.

Бәйгенең соңгы этабы ике көн дәвамында Түбән Мәтәскә һәм Арчаның икенче урта мәктәпләрендә булды. Укытучылар дәрес тә бирделәр, осталык класслары да үткәрделәр.

Укучыларны кызыксындыру, теманы үзләштерүне җиңеләйтү өчен укытучылар нинди генә алымнар һәм ысуллар кулланмыйлар. Алардан күзне алмыйча, йотлыгып, һәр фикерен отарга тырышып тыңлап утырасың.  Гади итеп әйткәндә, “чәйнәп” бирәләр, йотасы гына кала. Мондый бәйгеләрдә мин беренче чиратта шунысына сокланам. Аннан укытучыларның үз белемнәрен күтәрү өстендә зур эш алып барулары, һөнәрләрен яратулары, бирелеп дәрес аңлатулары, балаларга булган мөнәсәбәтләре чыгышларында ук күренә.

Шәхсән, мин үзем һәр конкурсантны, алай гына да түгел, һәр укытучыны җиңүче итәр идем. Чөнки педагоглар өчен 2020 ел үзе зур бер сынау елы булды. Һәм алар аны уңышлы үтте. Дистанцион белем бирүнең, алуның кыенлыгын алар үзләре генә түгел, әти-әниләр, балалар да яхшы төшенде. Укытучының дәрәҗәсе күтәрелде. Бу җиңү түгелмени?

Әмма бәйге булгач, иң яхшылар арасыннан тагын да яхшыракларын сайлап алырга кирәк. Жюри әгъзаларына җиңел булмагандыр. Чөнки һәр конкурсант һөнәри осталыгын югары дәрәҗәдә исбат итәргә тырышты.

– Бәйгедә  безнең мәктәптән география, биология, химия укытучысы Рәдис Бикчәнтәев катнашты. Ул экология темасына тукталды, көндәлек көнкүреш калдыкларын урнаштыру мәсьәләсен күтәрде, икенчел эшкәртү ысуллары белән таныштырды. Республиканың көнбатыш зонасында көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсенең төбәк операторы Альмир Корбанов Рәдис Бикчәнтәев чыгышына югары бәя бирде һәм мәктәбебезгә кыйммәтле бүләк тапшырды, – дип язганнар инстаграмм битендә коллегалары белән горурланып Кушлавыч мәктәбе укытучылары.

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. “Педагогик дебют” номинациясендә Арча икенче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Закирҗанова җиңүче булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң яхшы татар теле укытучысы дип җиденче мәктәптән Алсу Фәйзуллина, Ташкичү мәктәбеннән Алсу Әхмәдуллина танылды.

“Ел укытучы – 2021” номинациясендә беренче урынны алтынчы мәктәптән музыка укытучысы Алсу Галәвиева, икенче урынны Шушмабаш мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Таҗетдинова, өченче урынны бишенче гимназиядән математика укытучысы Максим Ильясов яулады.

Калган 11 укытучы төрле номинацияләр буенча җиңүче булды.

Аларның исемнәрен дә атап китәсе килә. Чөнки бу бәйгегә алар да искиткеч зур көч керткән.

“Уңышка омтылыш” номинациясендә Яңа Кенәрдән химия укытучысы Алия Нургалиева җиңү яулады. Кушлавыч мәктәбенең география укытучысы Рәдис Бикчәнтәев “Мәгарифтәге традицияләр” номинациясендә җиңүче булды. Яңа Кенәр мәктәбеннән физик культура укытучысы Рәмис Хәйруллин, Арчаның беренче мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Гөлназ Абдуллина “Иң иҗади укытучы”, җиденче мәктәптән химия укытучысы Олися Закирова, Лесхоз мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Раилә Гобәйдуллина “Үз эшенең остасы”, алтынчы мәктәптән инглиз теле укытучысы Ләйсән Кәбирова “Педагог-профессионал” исемнәренә ия булдылар. “Дәрес – осталыкның иң югары ноктасы” номинациясендә җиңү бишенче гимназиядән башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Ибраһимовага бирелде. Алтынчы мәктәптән технология укытучысы Илмир Шакиров, химия укытучысы Аделина Сабирова “Һөнәргә адым” номинациясендә җиңделәр. “Иң яхшы осталык классы” номинациясе җиңүчесе булып Казанбаштан рус теле укытучысы Чулпан Мусина танылды. Котлыйбыз.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров һәм мәгариф хезмәт-кәрләре профсоюз оешмасы рәисе Вакыйф Харисов җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Җиңүче укытучылар Биектауда узачак зона ярышында район данын яклаячаклар. Аларга уңышлар телибез.

Фотоларны arskmedia.ru сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X