erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Еламыйча ничек түзәргә?

11 май көнне Казанның 175нче гимназиясендә булган коточкыч хәл бөтен кешене тетрәндерде.

Май бәйрәмнәрендә генә чыркылдашып уйнап йөргән, ничә көннәр буе әти-әниләре белән бергә булуларына (эш белән аларны иртән, кич кенә күрәбез шул) сөенеп туя алмаган, ун көн ялдан соң укырга дип китеп парта артына кереп кенә утырган балалар... Мәктәптә аларны шундый афәт көтеп торыр дип кемнең башына килсен?! Тыныч, матур балачакның рәхәтен генә күреп яши торган вакытта ничә сабый гүр куенына керә, ничәсе хастаханәдә үлем белән көрәшә.

Вөҗдансыз адәм пулясыннан һәлак булучылар арасында безнең Арча районы кешеләре балалары булуы да ачыкланды. Инстаграм битендә “Безнең матур сеңлебез вәхши кулыннан китте. Йә, Раббым, сабырлык бир һәммәбезгә дә”, – дип язган Зөлфиянең абыйсы Зөлфәт Галимҗанов. “Зөлфиям телефонны алмый”, – дип өзгәләнә агачка сөялгән әтисе.

Зөлфия шушы гимназиядә 8нче сыйныфта укыган. Югары Атыда яшәүче Газинур Галимҗановның бертуган энесенең кызы. “Әй, Аллаһым. Бир сабырлык. Урының җәннәт түрләрендә булсын, сеңлем Зөлфия. Әти-әниеңә соңлап кына, бик кадерле булып кына туган төпчек сеңлебез. Без түгел, син безне озатырга тиеш идең дә бит. Әмма Аллаһтан узып булмый шул. Синең безнең белән җиләк җыйганда тәтелди-тәтелди мең дә бер сорау биргәнең бер дә күз алдымнан китми. “Ник моның кадәр күп сөйләшә икән бу, дип уйлый идем биргән сорауларыңнан туеп. Менә хәзер гомер буе тыңларга да әзер дә соң... Авыр туфрагың җиңел булсын, тыныч йокла, матурым”. Зөлфияне күмгәннән соң Газинурның хатыны Люция инстаграмда шундый пост куйган.

Икенче бала – Түбән Курсада туып-үскән Раил Гарифуллинның кызы Алисә. Ул да 8нче сыйныфта укыган. “Бу гаиләдә көтеп алынган бердәнбер бала булган Алисә. “Әтисе Раил шул бала өчен генә яшим мин, дия иде. “Ах, бала, алай Алладан да ныграк яратырга ярамый, – дип кисәтә идем”, – диде Раилнең апасы Нурфия, – диде Рәмзия Вафина. – Әнисенең туган ягы Балык Бистәсе районында күмделәр балакайны”.

Үз тормышын пуля астына куеп балалар гомерен саклап калган инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева исеме еракларга таралды. Аның фотосурәте Россия төбәкләрендә йорт стеналарында. 26 яшьлек Эльвира редакциянең элеккеге мөхәррире Тәлгать Гомәровның туганы булып чыкты.

– Без биш бертуган. Эльвира минем уртанчы сеңлем Рәдифәнең кызы, – диде Тәлгать Кавиевич. – Гимназиядә булган хәл турында башта интернеттан укып белдек. Шалтыраттык. Сеңлем: “Эльвира дәрестән кайтып җитми әле”, – дип борчыла. Бәлкем, шкаф артына качып калгандыр, дибез. Үзебезнең дә күңел тыныч түгел инде. Ахырдан белдек. Икенче дәрес инглиз теле булган. Сыйныф ишеге ачык калган. Эльвира ишектә коралланган кеше күреп, аңа гөл чүлмәге тотып аткан. Беренче пуля аңа эләккән. Аның артындагы ике бала да үлгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәлгать Гомәров әйтүенчә, Эльвира Шәһәрдә “Ел укытучысы” исемен яулаган, Россиякүләм ярышка әзерләгәннәр үзен. Гранд откан. Инглиз, гарәп телен белгән.  Мәктәптән кайтып кермәгән.

–  Кайчан барма, үз бүлмәсендә укып утыра, –  диде Тәлгать Кавиевич. – Кияүдә түгел, егете дә юк иде. Соңыннан мәктәптән киемнәрен китерделәр. Ул көнне кара озын күлмәк кигән булган. Соңгы көннәрдә күңелсез дә йөргән ул.  Сизгән кебек.

Арчада яшәүче Зөлфирә Нуриева шушы вакыйгалар эчендә үк кайнаган. Ул башта Арчаның өченче мәктәбендә, аннан ике ел 7нче мәктәптә укытты. 8 ел инде әлеге 175нче гимназиядә эшли икән.

– Өченче катта 9 сыйныфта дәрес алып бара идем. Өч тапкыр шартлау ишетелде. Аткан тавышлар колакка чалынды. Балалар: “Анда аталар”, – диләр. Юктыр, дим әле. Тәрәзәгә карасак, кемдер чабып чыга, полиция, ашыгыч ярдәм машиналары килә. Шунда радиодан директор ишекләрне бикләргә, берәүгә дә ачмаска кушты. Балаларны лабораториягә кертеп ишекне бикләп куйдым. Безнең катта параллель ике коридор. Беренчесендәге сыйныфта атыш оештырганнан соң, безнең якка чыккан. Ишекне ачарга куша. Кызлар елый башлады. Тынычландырдым. Малайлар да булышты. Аннан янгын сүндерү машинасы килде. Кычкырып ярдәмгә чакырдык. Баскыч суздылар. Балаларны төшерә башладык. Безнең янга ОМОНчылар ишекне ватып керде. Соңыннан барын да белдек. Иң зур зыян күргән 8 татар сыйныфы бик яраткан сыйныфым иде.

– Үтерүче ничек үзе полиция кулына бирелде икән соң?

– Ә ул бирелмәгән. Бик “оста” эш иткән. Өченче катта бөтен коралларын салып калдырган. Футболка белән чалбардан гына калган. Башка кешеләргә ияреп җайлы гына чыгып китмәкче булган. Вахтер танып алып кычкырган. Балалар әле дә шок хәлендә. Калган әйберләрен урамга палаталарга чыгарып куйдылар. Шуннан алып китәләр. Мәктәпкә әле дә кертмиләр. Без, укытучылар, үлгәннәрне моргтан чыгарганда да шунда булдык, күмүдә дә катнаштык, өйләренә барып хәлләрен дә беләбез. Кайберләре өйләреннән дә чыгарга курка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X