erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Еларга күз яшьләре дә калмаган

Биш баласын, ирен, 18 яше генә тулган оныгын салкын гүр куенына илтеп тыга ул.

Биш баласын, ирен, 18 яше генә тулган оныгын салкын гүр куенына илтеп тыга ул. Бу газапларга ана йөрәге ничекләр түзде икән?

«Эш белән үземә юаныч таптым. Югыйсә, моның кадәр хәсрәтләргә түзә алмаган булыр идем”, – диде Иске Кырлай авылында яшәүче Фатыйма апа Хәсәншина. Язмышы белән кызыксынуымны белгәч, елар, ничекләр юатырмын икән, дип курыккан идем. Тик... еларга аның күз яшьләре дә калмаган, күрәсең...

Күп балалы колхозчы гаиләсендә туа Фатыйма. Сугыш башланганда кыз балага нибары 8 яшь була. Әнисе белән яшелчә бакчасына йөреп, үзе кадәр чиләк күтәреп су сибеп йөрүләр, кечкенә генә куллары белән чүп утаулар...

– 7 сыйныфны Әзәктә тәмамладым. Фермага эшкә килдем. Сыер саудым. Аннан авылдашым Минһаҗга кияүгә чыктым. Әнкәй урын өстендә ята иде. Эштән китәргә туры килде. Аны карадым. Кызыбыз Әнисә туды. Ирем армиягә китте. Өч елдан артык хезмәт итеп кайтты. Бер-бер артлы Миннегөл, Наил, Фәритебез дөньяга аваз салды, –дип искә ала ул. – Йорт җиткезеп башка чыктык. Зөлфирә, Зөлфия, Илгизебез туды. Менә шулай гомер сизелмичә дә үтә торды.

Сизелмичә дисә дә, 7 баланы аякка бастыру җиңелләрдән булмагандыр. Ана бөтен назын сабыйларына бирә. Алар өчен җан атып тора. Берсенә дә җил-яңгыр тидермәскә тырыша. Фәрите армиягә киткәч, аның өчен борчылып төннәрен йоклый алмый. Ә улы әнисен юатып хатлар яза. “Әни, мине Монголиягә чыгардылар. Татар малае булгач, монголлар үз итте. Ат ите ашап кына торам”, – дип шаяртып яза ул бер хатында.

– Наил улым да Чита өлкәсендә хезмәт итте. Чик буе гаскәрләрендә. Кайтуга милициягә эшкә алдылар үзен. Оренбургта укыды, өйләнде. Әмма... авырып ун ел элек үлеп китте, – диде Фатыйма апа. – Аңа кадәр улым Фәритне җирләгән идек. Җанашым, армиядән кайткач, йорт салды, түбә астына кергәч, шунда күченде. Ике йорт арасын таптадым, ашарларына әзерләп менә идем. Берсендә... Кәефе киткәч, үлсәм, күрсеннәр, дигәндерме инде, пәрдәнең кырыен ачып калдырган иде. Шунда ук йөрәгем жу итеп китте. Өйгә дә кермәдем, күршем Галимҗан янына йөгердем. Нигә? Белмим... Фәритемнең йөрәге зурайган, диделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фатыйма апа белән Минһаҗ абый төп йортта уллары Илгиз, киленнәре Гөлнур белән яшиләр. “Кызыбыз Зөлфия улы Айратка калдырырбыз”, – дип Фәрит сала башлаган йортка күчәләр. Өйне бергәләп эшләп чыгалар. Тик Айрат мәктәпне тәмамлагач, әнисе янына Казанга китә. Ике елдан Минһаҗ абый инсульттан үлә.

– Миңа яшәргә көч кирәк иде. Мин аны эштән таптым. Мунча эшләттем, түбә, тәрәзәләрне алыштырдым, бүлмәләр бүлдердем, коймалар кордырдым. Пенсия акчама. Берәүдән дә ярдәм сорамадым. Ә кемнән сорыйм? Улларым үлеп бетте. Ул вакытка улым Илгиз дә вафат булган иде. Кызларның ирләре бар. Кызым Зөлфия кайтып булышты. Оныгым Айрат өйләнде, балалары туды. Ул ярдәм итеп тора. Бик акыллы бала булды, – ди Фатыйма апа.

Тормыш бераз үз җаена салынды, дигәндә генә, кабат кайгы Фатыйма апаның капкасын шакый. Биш ел элек кызы Әнисә авырып үлә, аннан юл һәлакәтендә 18 яшьлек оныгы һәлак була. 6 ай элек инфаркттан кызы Зөлфия вафат була. Оныгы Айрат өчен төп терәк булып Фатыйма апа кала.

– Мине алып китәм, ди Айрат. Кызларым Миннегөл белән Зөлфирә дә чакыра. Кияүләрем Рәдиф белән Камил дә бик яхшылар. 12 оныгым, 14 оныкчыгым бар. Һәрберсе кадерләп тора. Рәхмәт аларга, – ди Фатыйма апа. – Тик аякларым йөри бит әле. 88 яшемдә булсам да, яшелчәләр үстерәм, быел да бәрәңге чүпләдем, бакчаларымны тәртипкә китереп куйдым, үземә юанычка тавыклар асрыйм, зиратка барам, догалар укыйм, ипи пешерәм, эчке киемнәремне үзем юам, идән тузаннарын сөртеп алам. Буш вакытта дустым Сания янына барам. Шулай бертуктаусыз үземә эш табып йөрим. Төнге 12сез йокларга да ятканым юк.

... Фатыйма апа мине урамга кадәр озата чыкты. Саубуллашканда кысып кочаклады да: “Кемнәргә барып эчемне бушатыйм икән, дип йөри идем. Килүең өчен рәхмәт. Йөрәгемә рәхәт булып китте”, – диде. Машина күздән югалганчы кул болгап карап калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X