erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Элекке данны кире кайтарырга!

“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә 2008 елда 1200 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы ачылу тантанасы әле бүген дә күз алдында.

Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, башка бик күп кунаклар катнашты. Тантана барышында яшенләп, күкрәп болыт килде, чиләкләп яңгыр коя башлады. Минтимер Шәрипович шунда сыер савучы хатын-кызларны  түрәләр өчен әзерләнгән палатка эченә чакырып алды. Тантананың калган өлеше онытылса да, күпләр әлеге вакыйганы бүген дә искә алып сөйли.

Татарстанда гына түгел, Россиядә дә ул вакытта мондый мегафермалар юк, дип әйтәләр иде. Аны карарга кемнәр генә килмәде!

Кунак артыннан кунак кабул иттеләр, шулар арасыннан АКШның голштинофриз токымлы сыерлар чыгару белән шөгыльләнүче фирма президенты, 70 яшьне узып киткән бабай, араталар өстеннән үрмәләп кереп “идәне бик үк дөрес түгел, сыерлар өчен уңайсыз“,  дип шаккатырган иде.

Музыка уйнатып ачтылар мегаферманы. Киләчәктә сыерлар  музыка астында яшәячәк, музыка тыңлатсаң сөтне дә артыграк бирәчәкләр икән. Элек Чехословакиядә көтүчеләргә көтүгә чыбыркы алып чыгу тыела, дип сөйлиләр иде бит. Сыртына чыбыркы төшкән сөтлебикә стресс кичереп сөтне дә аз бирә икән. Бездә бичара сыерларны ничек кенә кыйнамыйлар иде. Иртәдән көтүче кәефсезрәк тә булса әле...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуннан соң мегафермада музыка ишеткән булмады, билгеле. Ә менә Ташкич фермасында музыканың өзелгәне булмады, анда кайчан барсаң да тормыш кайнап торыр иде. Хәзер инде ул ябык, тузып, ишелеп бара. Мегафермада чыккан бәла аркасында ничә авыл фермасын ябарга туры килде. Тәүлеккә 40 тоннага кадәр сөт сауган хуҗалык терлексез калды. Ә халыкка яшәргә кирәк, кем кая булдыра ала, шунда китте. Болай да кеше проблемасы кискенләшкән чорда бит әле.

Республика, холдинг компаниясе җи-тәкчеләренә рәхмәт, хуҗалыкны яңадан терлекле иттеләр. Бүген көнгә 22 тоннадан артык сөт савалар. Хуҗалыкның яңа җитәкчесе Ленар Абдуллин 8 март бәйрәме алдыннан терлекчеләр белән очрашуда: “Без киләчәктә хуҗалыкның элекке данын кире кайтарырга тиешбез, – диде. – Шунысы куанычлы – терлекчеләр  коллективын яңадан туплый алдык!“

Әлеге очрашу үзе дә бик истәлекле булды. Мин мегаферманы ачу тантанасын юкка гына искә төшермәдем. Күпмедер дәрәҗәдә шуны хәтерләтә иде ул. Күз алдына китерегез әле, терлекчеләрнең смена алышкан вакыты, берәүләре яңа килә, икенчеләре эшне төгәлләп кайтырга җыена. Ишек төбендә аларны Арчаның хөрмәтле талантлары Расих Галимҗанов белән гармунчы Вагыйзь Әһлиуллин каршылый. Җырлап та, уйнап та күрсәтә инде алар! Бактың исә, зур сәхнәләргә  чыгарырлык үз талантлары бар икән! Терлекче Илсур Галиәкбәров “Монда безнең туган җиребез!“ – дип  шигырь дә сөйләде, көтүче булып кына түгел сыер савучы Җәмилә булып та җырлады.

Ленар Абдуллин башта ветеринария табибы Илназ Гыйниятуллинга, 50 яшь тулу уңаеннан сыер савучы Лилия Шиһабиевага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды, хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X