erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Элекке данны кире кайтарырга!

Заманында Иске Ашыт авылының хоккей командасы тирә-якта дан тота, күп бәйгеләрдә җиңүләр яулап кайталар иде.

Спорт шундый нәрсә, буыннар дәвамчанлыгы булганда гына элек яулаган үрләр югалмаячак. Моның өчен тиешле шартлар, әлеге спорт төре белән мавыгучы актив яшьләр булуы кирәк.

– Элекке мәйданчык тузган иде инде, – ди Иске Ашытта туып-үскән, озак еллардан бирле районның “Агрохимия“ ширкәтен җитәкләүче Илгиз Фазылҗанов. –  Бергәләп киңәшкәннән соң яңа мәйданчык ясап куярга дигән фикергә килдек. “Ашыт“ ширкәте җитәкчесе Айрат Ибәтуллин белән авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин, авылдашлар бик булыштылар. Тәлгать Борһановка, Илсур Фәйзрахмановка, Рүзәл Гайнуллинга, укучы Раяз Әхмәтовка, үз тракторлары белән эшләгән Нияз Вәлиевкә, Илнар Фазылҗановка һ.б. авылдашларга, өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт.

Авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин әлеге мәйданчыкны эшләүгә үзара салым акчасын да тоттык, ди. “Ашыт“ ширкәте ярдәмендә артезиан коесы казыганнар, салкыннар башлануга шуннан су кудырып боз катырачаклар. Баганалар утыртып утлар куйганнар. Киләсе елда будкалар куярга исәплиләр.

Киләчәктә Иске Ашыт командасы авылдашларын яңа уңышлар белән куандырыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев