erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Элекке мөхәрриребезне котлыйбыз!

Нәрсә белән дисезме? Диплом алуы белән!

Сөенече белән уртаклашырга оныгы белән редакциягә дә кереп чыкты. 

Тәлгат Кавиевич Гомәров Казанда "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсәсе"ндә укып, диплом алды. Котлыйбыз!

Шул уңайдан сөйләшеп утырдык, бәхәсләшеп тә алдык. Ул үз фикерендә нык тора торган шәхес. кызыклы әңгәмәдәш. 

-- Ник кеше кинәт кенә үлеп китә? -- дип сорый ул бездән. Без дә: "Ник?" -- дибез.

-- Чөнки туганда ук адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан кайчан гомере өзеләсе язылып куелган була. 

Дөнья артыннан кумаска да чакыра ул.

-- Шул байлык дия--дия кешенең сәламәтлеге бетә, аннан туплаган байлыгын сәламәтлеген кире кайтаруга тота. Шушы да булыдмы бәхет?! -- ди ул.

Ана теле буенча да бәхәскә кереп алдык. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

--Гаиләдә чиста татарча сөйләшсәң генә, балаң татар телен белер, -- дибез.

-- Мәктәптә, төрле түгәрәкләргә йөреп, кичкә генә өенә кайткан бала белән татарча сөйләшергә вакыт та калмый бит, -- ди әңгәмңдәшебез. -- Ана телендә мәктәптә, урамда, төрле түгәрәкләрдә сөйләшсәң генә телне белеп була. Арчада сез урамда татар телендә сөйләшкән баланы күргәнегез бармы? Тора--бара бетәчәк ул татар теле...

Сүз уңаеннан мин татар конгрессын искә төшерәм.

--Бер елны яшьләр делегациясе Арчага кайтты. Кытай, Америка, Англия, Германиядә яшәүче татарлар белән сөйләшәбез. Сезнең белән татарча сөйләшсәң буламы, дип сорыйм. Һәм татарча сөйләшеп киттек. Тукай телендә сөйләшәбез. Сез татар телен каян беләсез, дип сорыйм. Гаиләдә сөйләшәбез, дип җавап бирде алар.

Без утны--суны кичкән Тәлгат Кавиевичтан: "Ничек дингә кереп киттегез?" -- дип тә сорадык.

--Җан тынычлыгы өчен, -- дип җавап бирде ул.

Тәлгат Кавиевич Гомәров белән фотоларга төшеп, тагын бер кат диндәге уңышлары белән котлап, бик риза булып саубуллаштык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X