erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Элеккеге сәламәтлек саклау министрының улына баланы коткарган өчен медаль тапшырылды

2019 елның июнь аенда 14 яшьлек Нурислам Вафин суга батучы дустын коткарганда үзе дә аздан гына су төбенә китмәгән.

Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министрының улы Нурислам Вафин суга батучы баланы коткарган өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы медале белән бүләкләнде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүләкләү тантанасы Мәскәүнең 1329нчы мәктәбендә (Нурислам Вафин шунда белем ала) узды. Яшь геройга медальне Россия гадәттән тыш хәлләр министры киңәшчесе Андрей Мерзликин һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Вадим Андямов тапшырды.


«Министрлык исеменнән сезнең батырлык алдында баш иям. Безнең буын үз эшләрен акрынлап сезгә, яшьләргә тапшыра. Без аларны ышанычлы кулларга тапшырырбыз дип өметләнәм», - диде Россия гадәттән тыш хәлләр министры киңәшчесе, Россия Герое Андрей Мерзликин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Әлеге вакыйга 2019 елның июнендә була. Нурислам үзенең дусты белән Мәскәү өлкәсенең Хоросино авылы янындагы күлдә су кергән. Кайсыдыр мизгелдә малайның дусты су төбенә китә башлаган. Нурислам югалып калмаган, тиз генә аңа ярдәмгә ташланган. Малайны каравылчы ярдәмендә яр буена алып чыкканнар.

  https://tatar-inform.tatar/news/science/13-04-2021/tatarstanny-m-kt-p-ashhan-l-rend-azyk-t-lek-bloklary-remontlanachak-5819326

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X