erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Электрон мәгариф” ни өчен яңартылды?

Уку елының өченче чиреге укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен зур яңалык белән башланды

Татарстан мәктәпләре быелдан яңартылган “Татарстан Республикасы электрон мәгарифе” мәгълүмат системасына күчте. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Шул уңайдан Арча районы мәгариф идарәсенең Мәгариф системасын цифрлаштыру буенча җаваплы методисты Илназ Гыйбадуллин белән очраштык. Белгечкә әти-әниләрне һәм укытучыларны аеруча борчыган сорауларны бирдек.
– Яңа “Электрон мәгариф” мәгълүмат системасы нәрсә ул?
– Татарстанның барлык мәктәпләре 9 гыйнвардан “Татарстан Республикасының “Электрон мәгариф” дәүләт мәгълүмат системасы белән эшли башладылар. Платформага “Мәскәү электрон мәктәбе”нең (МЭШ) электрон журналлары һәм көндәлекләре компоненты кертелде. Шунысын искәртеп үтәм, бу – яңа система түгел, ә Татарстан Республикасы дәүләт системасының яңартылган версиясе. 
– Система ни өчен яңартылды соң?
– “ТР Электрон мәгариф” системасы 2009 елда файдалануга тапшырылган һәм инде җитди искергән иде. Элеккеге система бердәм федераль таләпләргә бары тик 25 процентка гына туры килә һәм укытучыларның шушы система белән канәгатьлек индексы 55 проценттан азрак. Шуңа күрә җитди модернизация таләп ителде. Элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мәгариф системасын цифрлы идарә итүнең  яңа моделенә күчү өчен  edu.tatar.ru сайтын модернизацияләүне хуплады. Август аенда республика җитәкчесе һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин мәгариф өлкәсенә мәгълүмати технологияләр кертүгә юнәлдерелгән чаралар буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
– Бу яңалыкның уңай яклары нидә?
– “Моя школа” дигән яңа функциональ модульләр кертелү сәбәпле, мәктәпләрдә белем бирү процессын оештыру шактый яхшырачак һәм җиңеләячәк.  Яңартылган Татарстан платформасын кертү  укытучыларның эшен гадиләштерер, кәгазь документ әйләнеше мөмкин кадәр читкә китәр дип көтелә. Бу система мәктәп администрациясе һәм укытучылар өчен элеккеге система белән чагыштырганда 75 процентка күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк.
– Районда яңартылган платформага теркәлү эше ничек алып барыла? Бүгенге көндә күпме кеше теркәлгән?
– Элеккеге системада булган барлык укучылар һәм укытучылар автомат рәвештә яңа системага кереп утырды. Моның өчен мәктәп администрацияләре иң элек барлык шәхси мәгълүматларны тикшереп чыкты. Ә әти-әниләр хәзерге вакытта көндәлекләрне карап бару һәм уку барышын күзәтү өчен бердәм дәүләт хезмәт күрсәтү порталы аша теркәлү узалар. Бүгенге көндә Арча районында 4000нән артык әти-әни системага тоташты.
– Әти-әниләр авырлыклар белән очрашамы? Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр күпме?
– Әйе, әти-әниләр килгәли. Ләкин килеп чыккан сораулар күбрәк мәктәптә яки күпфункцияле үзәктә хәл ителә. Сораулар нинди катлаулылыкта булуына карап хәл ителә. Беркемне дә кире борып җибәрмибез.
– Системага теркәлү ничек алып барыла? Ул нинди эзлеклелектә башкарылырга тиеш? 
– Иң элек әти-әниләр бердәм дәүләт хезмәт күрсәтү порталының шәхси битендәге үзенең документларын карарга тиеш. Алар ИНН һәм СНИЛС. Алар дөрес кертелгәнме, тикшерү узганмы һәм шәхси кабинет расланганмы? Алга таба балаларны беркетү эше башкарыла. “Семья и дети” бүлегенә кереп, әти-әниләр үзләренең балаларын өстиләр. Монда инде балаларның документлары ЗАГС аша тикшерү узган булырга тиеш. Шул очракта гына балага шәхси кабинет ачып булачак. Балаларны беркеткәннән соң, әти-әни ms-edu.tatar.ru электрон көндәлегенә  керә ала. Теркәлгәннән соң, һәрдаим дәүләт хезмәте аша кермәс өчен, телефоннарда махсус “Моя школа” яки “Я – школьник” дигән кушымта урнаштырырга мөмкин. Әлеге кушымталарга шәхси кабинетның логин һәм пароле белән керәсе була. Шуны да искәртеп үтәм, әти-әниләр, бу кушымталарга иң элек үзегезнең логин-паролегез белән керегез, аннан соң гына кире чыгып, бала өчен ясаган логин-пароль белән кабат керегез! Моны 14 яше тулмаган балаларның әти-әниләре эшли. Ә 14 яшь тулган укучылар системага үзләренең шәхси кабинетлары аша үзләре теркәлә.
– Сораулар булган очракта сезнең белән ничек элемтәгә керергә мөмкин?
– Район мәгариф идарәсенең Вконтакте социаль челтәрендә үз төркемебез бар. Яңартылган “Электрон мәгариф” мәгълүмат системасы хакында анда тулы мәгълүмат урнаштырылган. Өстәмә сораулар яки авырлыклар туса, 88436633011 телефон номерына да шалтыратырга мөмкин. Әгәр инде берничек тә теркәлеп булмаса, андый укучылар өчен бу атнада логин-парольләр булдырылды. Аларны мәктәпләрдән алырга мөмкин.

Яңартылган система  кертүнең төп өстенлекләре:
Мәктәп өчен:
– Яңа автоматлаштырылган документлар әйләнеше системасы –“Образовательный учет ” дип аталачак. Мәктәпкә керү өчен бирелгән гаризалар, контингент, кадрлар белән эшне бер урыннан алып бару мөмкинлеге. 
– Шушы ук системада аттестатларны чыгару мөмкинлеге булачак (элек аерым программада эшләнә иде).
– Олимпиадаларга әзерләнү һәм аларны үткәрү.
Укытучылар өчен:
– Дәрес үткәрү һәм өй эше өчен әзер материаллар.
– Федераль дәүләт мәгариф стандартына туры килүче әзер дәрес эшкәртмәләре.
–  Тематик планлашытру һәм отчетларны автоматлаштыру.
– Электрон журнал тутыру өчен мобиль кушымта.
Укучылар өчен:
– Электрон китапханә.
– Цифрлаштырылган лабораторияләр.
– Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен видеодәресләр.
– Көндәлекне карау өчен яңартылган мобиль кушымта.
Мәгариф идарәсе (методистлар) өчен:
– Тиз арада мәктәпләр буенча мәгълүмат туплау.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X