Элемтәдә – Рига!
Газетабызның узган санында басылып чыккан “Алар да бит безнекеләр!” язмасы хәтер һәм сугыш батырлары темасын алга таба да яктыртыр өчен тагын бер этәргеч булды. Әлеге язмада Наласа авыл җирлеге буенча сугышта катнашкан, ләкин теге яки бу сәбәпләр аркасында исемлеккә кермәгән якташларыбызны ачыклау эшен яктырткан идек.
Әлеге язманы биредән укый аласыз.
Ул чорның шаһитлары юк дәрәҗәсендә булу сәбәпле, бу эш җиңел генә бармады. Берничә атна дәвамында Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының өлкән фәнни хезмәткәре Михаил Черепанов, элек “Хәтер” китабы редакциясендә эшләүче Нәфисә Габдрахманова, авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова һәм авыл җирлеге сәркатибе Илсия Сәлахетдинова белән элемтәдә торып, әлеге хезмәтне башкарып чыктык.
Газета битләреннән тыш, мәкалә һәм исемлекләр интернет киңлекләренә дә урнаштырылды. Язма белән күпләр инстаграмдагы Наласа авылы аккаунтында танышты. Пост астына комментарий итеп тә, кыска хәбәр буларак та райондашлардан хатлар килде, шалтыратулар булды. Бүгенге көндә актуаль түгелдер инде дип тотынган эшебез өчен җылы рәхмәт сүзләре алдык.
Иң куандырганы – хәзер Ригада гомер итүче якташыбызны эзләп табып, аның белән элемтәгә керү бәхетенә ирештек. Наласадан булуларын исбатларга кирәкле фронтовиклар исемлегеннән Мәхмүт Төхвәтуллинның улы Мәсхүт абый белән видеоэлемтә аша сөйләштек. Аны табарга безгә райондашыбыз Ирек Төхвәтуллин ярдәм итте. Озак еллар рус телендә аралашып яшәсә дә, саф татарча сөйләштек Мәсхүт абый белән. Үзләре Арча ягыннан булса да, сугыш елларында Шәмәрдәндә яши аларның гаиләсе. Сугышка шуннан алынганга, Мәсхүт абыйның әтисе һәйкәлдәге исемлеккә керми кала. Безнең максат – читтә яшәп фронтка алынган якташларыбызның исемнәрен туган ягыбызга кайтару.
Мәсхүт Төхвәтуллин белән әнә шулай элемтәгә керү башлаган эшебездәге мөһим адымнарның берсе булып тора. “Сезнең кебек истәлекләрне барлаучы, тарихны онытмаучы кешеләргә сокланам. Бүген мондый эшкә һәркем алынмый. Якын киләчәктә сезнең белән очрашуыма ышанам. Чөнки планда туган якка кайту теләге бар. Әлеге игелекле эшегездә минем яктан ниндидер ярдәм кирәк икән, бик рәхәтләнеп булышачакмын”, – диде ул сөйләшү барышында. Берничә ел элек эш буенча Европага чыгып киткән Мәсхүт Төхвәтуллин, бүген дә биредә үз эшен алып бара. Җиденче дистәсен вакласа да, сокланырлык итеп яши һәм киләчәккә зур планнар кора ул. Иң зур хыялларының берсе – туган якка кайтып килү.
Быел Мәсхүт абыйны яңартылган һәйкәл ачылу тантанасына кунакка көтеп калабыз. Наласа авылындагы Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл яз-җәй айларында яңартылачак дип планлаштырыла. “2003 елда эшләнелгән бу һәйкәлгә реконструкция кирәк. Быел җыелачак үзара салым акчасының бер өлешенә әлеге эшне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Җиңү көненә үк җитешмәсәк тә, Бөек Ватан сугышы башланган көнгә яңартылган һәйкәл ачу тантанасы булырына ышанам. Һәйкәл белән бергә исемлекләр дә яңартылачак”, – диде авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова.
Ә без сугышта катнашкан, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында исемлеккә кермәгән якташларыбызны ачыклау эшен дәвам итәбез. Алга таба Апаз авылы каһарманнарын барлаячакбыз. Онытмыйк, үткәнне белгәндә генә киләчәкне төзеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев