erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Елмаюлы флешмобка арчалар да кушылды (+ВИДЕО)

Бөтендөнья бәхет көнендә татарстанлылар карантинда булучыларга ярдәм йөзеннән флешмоб оештырды

 

Шулай итеп, алар коронавируска бәйле карантинда булучыларга елмаю бүләк итте.

Бүгенге көндә Татарстанда 1000 нән артык кеше карантинда исәпләнә. Алар — ерак сәфәрләрдән кайтучылар. Аларга рухи ярдәм күрсәтү ниятеннән, республика халкы флешмоб уздыра һәм елмаюлы фотосурәтләрне социаль челтәрләргә урнаштыра. Флешмобның идеясе — “Минем белән бергә хыяллан” Бөтенроссия хәйрия проектыныкы. Флешмобта катнашучылар фотосурәтләрен күңел юаткыч сүзләр һәм #воВсе32, #мечтайсомной хештегы белән урнаштыра.

Акциягә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр дә кушылды. Шулай ук “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе һәм “Арча” радиосы коллективлары да читтә калмады. Хезмәткәрләрнең елмаюлы йөзләрен #воВсе32, #мечтайсомной хештегы белән яки Инстаграмда arvestnik аккаунтына кереп карый аласыз. Шулай ук флешмобка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 Акцияне оештыручылар фикеренчә, елмаю кешеләрне берләштерә һәм дөньяны матур, бәхетле итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X