erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Элвин Грэй, Фирдүс Тямаевлар халык җәүһәрләрен оныттырмаслармы?

Фикерләрегезне ишетәсе килә.    

“Китап” радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов һәм әдәби программалар бүлеге җитәкчесе Гөлинә Шәйхи журналистлар белән матбугат  конференциясе үткәрделәр. Сораулар күп булды. Бик кызыклылары бар. Шунда әдәбиятка кагылышы булмаса да, кызыклы гына бер сорау тәэсир калдырды. Ул бүгенге көн эстрадасы турында иде. Бүген сәхнәгә Элвин Грэйлар килде. Алар эстрада җәүһәрләрен кысып чыгармаслар микән? Минем аңлавымча, Әлфия Афзалова, Илһам Шакировларны оныттырмаслар микән, дип әйтергә теләде сорау авторы.

Әйе, без яшь чакта Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Рәхимкулов кебек артистларны тыңлап үстек. Ул чакта алар бармак белән генә санарлык иде. Алар гомер буе халык җәүһәрләре булып калачак. Сүз дә юк. Мин өлкән яшьтәге кеше. Яшь чагымны күз алдына китерәм дә, тукта әле, аларны тыңладык, ә кичәләрдә алар җырлаганга биедекме соң, дип уйлап куйдым. Юк, чит ил музыкасына сикерә идек бит.

Ә хәзер? Мине сөендергәне шул, мәҗлесләрдә үзебезнең Элвин Грэй, Фирдүс Тямаев кебек кызу темптагы татар телендә җырлар яңгырый. Һәм яшьләр шуңа бии. Машинага утырсаң, бүгенге җырчыларыбызның тавышлары яңгырый. Яшьләргә кызу башкарыла торган җиңел җырлар кирәк. Олыгая башлагач ул салмаграк көйләргә күңел тарта. Бүгенге көндә һәр тарафта татар көйләре яңгыравы әһәмияткә ия, минемчә. Шуңа Элвин Грэй, Фирдүс Тямаевлар да кирәк. Халык аларны ярата, концертларында кушылып татарча җырлый. Әйе, бәлкем алар Әлфия апа, Илһам абый кебек дәрәҗәләр яуламаслар да, акрынлап яңалары кысрыклап та чыгарыр, әмма бүген алар яшьләргә телебезне пропагандалауда зур урын алып тора.

Фикерләремне үзешчән җырчылар белән уртаклаштым. Һәм... җаваплардан үзем дә аптырап калдым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Хәзер җырның сүзләре мөзһим түгел. Нәрсә җырлыйлар - аны тыңлаган кеше юк диярлек. Сикертә торган көе булсын.

- Зәвыклы тамашачы юкка чыгып бара. Андыйларга мәгънәле җырлар кирәк.

- Шуларны тыңлыйлар да, кая безнең Әлфияләр, Илһамнар, диләр.

Сезнең фикерләр ничек? Минем белән килешәсезме, әллә...? Фикерләрегезне ишетәсе килә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X